Логотип Магариф уку
Цитата:

Җисеме исемендә

 Эштә:”Барда Сабан туена барасыз,”- дигәннән күтәрелгән дәрт удмурт җиренә килеп кергәч, шактый сүрелде. Алтыннан кадерле вакытны ике урында“бөкедә” уздырырга туры килде.Пермь краена килеп кергәч, дәр...

 Эштә:”Барда Сабан туена барасыз,”- дигәннән күтәрелгән дәрт удмурт җиренә килеп кергәч, шактый сүрелде. Алтыннан кадерле вакытны ике урында“бөкедә” уздырырга туры килде.


DSC_0471


Пермь краена килеп кергәч, дәрт дигәне бөтенләй сүнде. Айдан артык яуган яңгырлар үзенекен итте: эңгер-меңгер төшә башлауга, калын урман аша сузылган тар юл ап-ак томан кочагында калды,  яңгыры да,”иман яңарткандай,” әледән әле чиләкләп оруын белде. Вакыт-вакыт машинабызның борыны да күренмәс булды. Ярый әле шофёрыбыз Ринат күпне күргән, тәҗрибәле егет булып чыкты. Әлләни исе китмичә, төрле хәлләр очрагына көйләнгән машина утын кабызып, көйләп барды. “Татарстан юллары сагындыра,”- диде ул. Әмма егетебез иртәрәк хискә бирелгән икән. Загребино авылы аша узганда сүзсез калдык. Безгә тузып-искереп  кап-кара төскә кергән йортлардан чаршау корылган җансыз тәрәзәләр карап тора иде. Авыш-тәвеш хәлгә килгән өйләрнең такта (!) түбәләре череп, челтәрләнеп беткән. Авылда бер җан әсәре дә күренми дисәк, юл читендә, эшләпәсен баш астына салып, исерек рус агае йоклап ята иде.   “Бәлки ул үлгәндер, әйдә, борылыйк әле,”- диде бу хәлне күрүдән  йөзе агарган Алсуыбыз. Без кабат авылга борылып кердек.  Ринат белән мин хаклы булып чыктык: агай исән иде. “Менә бит ә,- диде гаҗәпләнүдән йөзен чыткан Ринат.- Бездә булса,  олы юл янында урнашкан авыл череп баер  иде. Ә болар череп, аңын югалтып  ята.” Авылны фотога төшердек тә юлга кузгалдык. Бардага төнге сәгать икеләрдә, таң беленә башлагач кына барып кердек.


DSC_0473 (1)

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ