Логотип Магариф уку
Цитата:

Кабат мәктәпкә...

Каникуллардан соң «гадәти тормышка кайту» гаять авыр. Шулай да мәктәпкә ничек җыенырга һәм «җыелырга» соң?Яңа уку елы башлану – әти- әниләр өчен дә зур сынау. Вакытын­да торырга, шимбә көнне дә балаң­...

Каникуллардан соң «гадәти тормышка кайту» гаять авыр. Шулай да мәктәпкә ничек җыенырга һәм «җыелырга» соң?


Яңа уку елы башлану – әти- әниләр өчен дә зур сынау. Вакытын­да торырга, шимбә көнне дә балаң­ны мәктәпкә әзерләп җибәрергә һәм шул ук вакытта тыныч булып калырга кирәк. Моңа ирешү өчен бер­ничә кагыйдәне истә тоту мөһим. Аларны белү беренче һәм бишен­че сыйныфка баручы балаларның әти-әниләре өчен аеруча файдалы булыр.


Көндәлек режимны сакла­гыз. Уку елы башланырга бер-ике атна кала иртәрәк ятып, иртәрәк тора башлагыз. Организм «мәктәп режимы»на күнегә торсын.


Буш вакытыгызны бергә үт­кәрегез. Балалар белән саф һа­вада йөрегез, уйнагыз, күбрәк аралашыгыз. Бала өчен сезнең игътибарыгыз, кызыксынуыгыз мөһим. Яңа уку елы алдыннан логик фикерләү, игътибар таләп итә торган уеннар файдалы булыр. Бала түземлеккә дә өйрәнер, башын да эшләтер.


Уку елы башлангач баланың ниләр белән шөгыльләнәчә­ге турында алдан ук план төзегез. Кадерлегезнең нинди түгәрәкләргә йөрергә теләвен белешегез, үзегез дә аңа кызыклы булырдай шөгыль тәкъдим итеп карагыз.


Мәктәпкә бергәләп әзерләне­гез. Балагызга яңа уку елында аны ниләр көтәчәге турында сөйләгез. Мәсәлән, ул бишен­че сыйныфка бара, ди. Димәк, һәр фәннән аерым укытучы белем бирәчәк, яңа дәресләр керә башлаячак, таләпләр дә артачак. Боларның барысына да бала әзер булсын. Мәктәп букчасын бергәләп тутыры­гыз: каләм-дәфтәрләр алыгыз. Укучы һәм спорт формаларын әзерләп куегыз. Ачык төстәге, баланың кәефен күтәрә торган әйберләргә өстенлек бирегез.


Психолог Люция Закирҗанованың башка киңәшләре белән “Гаилә һәм мәктәп” журналының август санында танышырга була.


Фотосурәтнең чыганагы: https://russiskskolebergen.com/

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ