Логотип Магариф уку
Цитата:

Хаҗга – велосипедта

Татар халкында «Теләк булса, беләк карышмый» дигән мәкаль бар. Узган елның җәендә, махсус физик әзерлеге булмаган килеш, фәкать изге ният белән генә коралланып, велосипедта Хаҗ сәфәренә кузгалган һәм...

IMG-20170313-WA0015


Татар халкында «Теләк булса, беләк карышмый» дигән мәкаль бар. Узган елның җәендә, махсус физик әзерлеге булмаган килеш, фәкать изге ният белән генә коралланып, велосипедта Хаҗ сәфәренә кузгалган һәм аннан исән-имин әйләнеп кайткан 24 яшьлек Булат Насыйбуллин әлеге сүзләрнең дөреслеген үз мисалында раслады.



«Быел Хаҗга барачаксың...»


Тумышы белән Әлмәттән булган Булат Насыйбуллин 14 яшеннән үк Хаҗга бабаларыбыз кебек җәяү бару турында хыялланган. Үсә төшеп, җәяү үк барып җитә алмаячагын аңлагач, велосипедта бару теләге туган. «Хаҗга велосипедта бару теләген ун ел тирәсе күңелемдә йөрттем, – ди ул. – Өч ел элек Төркиягә баргач, ниятемне шәех Мөхәммәд Ибраһимга әйттем. Ул хуплады. Бер елдан соң Казанга килгәч, миңа чәч алу җайланмасы бүләк итте. Аның: «Быел Хаҗга барачаксың, кирәге чыгар», – дигән сүзләре фатиха булды һәм мин юлга чыгарга карар кылдым».


Булатның үзе генә юлга чыгарга теләгәнен белгәч, дусты Марат Фәйзиев бергә барырга тәкъдим иткән. Булат аңа бер шарт куйган: беребезгә берәр нәрсә була калса да, икенчебез, һичшиксез, Мәккәгә барып җитәргә тиеш! Шартны кабул иткән Марат. Шулай итеп, узган елның 8 июнендә, Хаҗга өч ай кала, егетләр, Аллаһка тапшырып, юлга кузгалганнар.


Беренче авырлык аларны Ульяновскида көтеп тора. Марат велосипед педален әйләндерә алмас хәлгә килә. Табиблар аңа өч ай ятып кына торырга куша. Шулай итеп, алдан килешкәнчә, Булат юлын үзе генә дәвам итә. Тик Волгоградка җиткәндә Марат аны куып җитә! Дустын үзен генә калдырырга теләмәгән, шуңа күрә, скутер сатып алып, сәяхәтен дәвам итәргә булган.


булат насыйбуллин 4


«Кире кайтарып җибәрәбез»


Дагыстан, Әзәрбайҗан, Грузия, Төркия... Артта төрле илләр кала бирә, Булат белән Марат сәфәрләрен дәвам итәләр. Булатка көненә йөзәрләгән чакрым юлны велосипед педале әйләндереп үтәргә туры килә. Төркиядә хәтта бер көндә 189 чакрым ара уза ул. «Барасың-барасың да, хәлең калмыйча, асфальтка егыласың. Хәтта палатканы корырга да, йокы капчыгын чыгарырга да хәл калмый. Йоклап киткәндә: «Иртәгә бик каты авырырмын, йә өшеп үләрмен инде», – дип уйлыйсың, тик берничә сәгать черем итеп алганнан соң, буыннарда көч тоеп уянып китәсең дә яңадан юлга кузгаласың», – дип сөйли Булат.


Егетләр визасыз гына чыгып киткән була. Чөнки визаны Хаҗга бер ай кала гына бирәләр, сәяхәтчеләр аны Иорданиядә алырга уйлый. Кипрга кадәр мәшәкатьсез генә килеп җитәләр. Кипрда сынаулар башлана. Башта бер атна дәвамында банк картасыннан акча ала алмыйлар. Акчаны алгач, Каһирәгә очарга туры килә – чөнки паром да, башка юлы да юк. Ә Мисыр башкаласында – хәрби режим. Юлны велосипедта дәвам итәргә рөхсәт бирмиләр. Хәтта автобуста да бару тыела. Егетләр, самолетка билет алып, Шарм-әл-Шәехкә очалар. Аннан, паромга утырып, Иорданиянең Акаба шәһәренә киләләр. Монда киртәнең зуррагы белән күзгә-күз очрашырга туры килә.


Акабада егетләргә виза бирәләр, ләкин биш минут көтеп утырып торырга кушалар. Биш минут дигәннәре өч сәгатькә сузыла. Ә өч сәгатьтән таможня хезмәткәрләре килеп, сезне депортациялибез, дигән хәбәр җиткерәләр, сәбәбен дә аңлатып тормыйлар. Изге сәфәргә кузгалган егетләрне төнлә кире Каһирәгә озаталар.


Булат Хаҗ операторларына шалтырата башлый. Барысында да: «Сез инде документларыгызны тапшырырга соңга калдыгыз», – дигән җавап ала. Шалтырата торгач, бер Дагыстан кешесе белән элемтәгә керә. Ул Мәскәүгә барырга тиеш икән, документларны да ясата ала, дигәч, егетләрнең эченә җылы йөгерә. Тик документларны аңа ничек тә булса бирергә дә кирәк бит әле. Кеше аша биреп җибәреп булмый – тотсалар, контрабанда дип, утыртып куячаклар. Үзеңә дә документсыз йөрү куркыныч, теләсә кайсы минутта тикшерергә мөмкиннәр. Маратны, хокук сакчылары тапмасын, дип, чүлдәге бер авылга озата да, Аллаһка тапшырып, Булат Мәскәүгә оча. Максаты: Дагыстан кешесенә паспортларны биреп, әзер визалар белән кире әйләнеп килү.


Виза ясарга вәгъдә биргән кеше башта акчаны кичектереп түләргә мөмкин дигән була, Булат аңа аванс рәвешендә 45 мең сум бирә. Тик Мәскәүгә килгәч, теге кеше тагын 120 мең сум сорый. Югыйсә, визасыз каласыз, ди. Казандагы бер дусты аша акча табып, анысын да түли Булат. Ә икенче көнне иртән дагыстанлы телефон трубкасын алмый. Алдарлар кулына каптыммы икән әллә, дигән куркыныч уй да килә Булатның башына. Акча да, документлар да шул кешедә бит. Ә бернинди документсыз калган Марат Мисырдагы бер авылда качып ята.


Шалтыратмаган кешесе калмый Булатның. Берсендә бер абруйлы кешегә чыгып, ул барысын да җайлый, теге дагыстанлы килеп гафу үтенә, әзер документларны да китереп бирә, Булатка Мәскәүдә кунакханәгә урнашырга да булыша. Дүрт төн йокламаган Булат, ниһаять, җиңел сулыш алып, каты йокыга тала. Иртәгесен исә кире Каһирәгә оча.


IMG-20170313-WA0020


«Догам шундук кабул булды»


Әзер визалар белән егетләр кабат Акаба шәһәренә юл тота. Тик, документлары тәртиптә булса да, кабат тоткарлыйлар, кабат депортация дип сөйләнә башлыйлар. Булат таможня җитәкчесенә керә. «Син бит әле яшь. Хаҗга картайгач, гөнаһларың җыелгач кына барырсың әле», – ди анысы. Тик Булат үз сүзендә нык тора. Шуннан җитәкче ике юл күрсәтә: йә аларны, сәбәбен дә аңлатып тормыйча, кабат депортациялиләр, йә өч йөз доллар акчага чик аша чыгарып куялар. Әлбәттә, түләргә ризалаша егетләр. Аерым йөртүче аларны Мәдинә шәһәренә кадәр илтә китә.


Мәдинәгә җитәрәк, машинаны туктаталар, бөтен кешенең паспортын җыеп алалар. Хаҗга автобуста килүчеләрне генә кертәләр, аерым килүчеләрне үткәрмиләр икән. Сәгать ярым шулай көтеп утыралар. Инде төбәп килгән җирләре кул сузымында гына кебек, югыйсә, юк – барып җитә алмыйлар. Өстәвенә, машина йөртүче: «Тагын бер сәгать көтәм дә, сезне кире илтеп куям», – ди. Шулвакыт әллә каян гына болыт килеп чыгып, бик каты яңгыр коя башлый. «Машинадан төштем дә, кулларымны күккә күтәреп, Аллаһка эндәштем, изге Мәдинәгә керергә мөмкинлек бирүен сорадым. Берничә минуттан полиция хезмәткәре йөгереп килеп, ялгыш туктатканбыз, дип гафу үтенде, юлны дәвам итәргә рөхсәт бирде. Догам шул минутында ук кабул булды!» – дип сөйли Булат.


Мәдинәдән Мәккәгә – 500 чакрым. Бу араны ничек булса да велосипедта узарга карар кыла Булат. Мәдинә губернаторына хат язып, аның рөхсәтен алуга да ирешә. Тик юлга чыгасы көнне температурасы 38 градуска кадәр күтәрелә. Барыбер кузгала Булат. Артыннан полиция машиналары озата бара. «Төнлә 46 градус иде. Тамагым кипте, эчке органнарым кабыргама ябышты, хәтта үпкәмнең ничек эшләгәнен дә тойдым. Туктап, кулларымны күккә сузып, Аллаһтан хәлемне җиңеләйтүен сорадым. Шул ук минутта хәл кереп китте, һава эсселеге дә кимегәндәй булды. Ул көнне чүлдән 189 чакрым уза алдым», – ди Булат. Соңгы араны каһвә һәм хөрмә җимеше ашап кына уза ул, чөнки юл читендә бер генә кафе да булмый. Ә бу арада кешеләр, гадәти булмаган сәяхәтче турында ишетеп, юл кырыйларына килә башлый, Булатны елый-елый озатып калалар.


Менә шулай мең мәшәкать аша узып, өч айны юлда үткәргәннән соң, Хаҗга бер көн кала Мәккәгә килеп җитә егет. Бик авыр булыр кебек тоелган Хаҗны да җиңел генә үтә. «Мин барлык киртәләрнең дә Аллаһтан бирелгән сынау икәнлеген белдем. Бер хәдистә: «Икәү юлга чыкса, өченчеләре булып Аллаһ үзе ияреп барыр», – диелә. Без моны бөтен йөрәгебез белән тойдык. Аллаһ безне бер генә минутка да калдырмады», – ди Булат Насыйбуллин.



IMG-20170313-WA0021


ГМ-инфо


1995 елда Үзбәкстандагы Маргилан шәһәрендә яшәүче Әкрам Маруфджонов шулай ук велосипедта Хаҗ сәфәре кылган.


2007 елда Чечняның Урус-Мартан шәһәрендә яшәүче 63 яшьлек Мөхәммәд-Али Җанаралиев, изге сәфәргә кузгалыр алдыннан, төшендә күптән вафат булган әнисен күргән. Җирле имамнар моны Хаҗ сәфәренең уңышлы узасына юраган. Чыннан да, Мөхәммәт-Али, 13 илнең чиген исән-имин узып, велосипедта Мәккәгә барып җиткән.


2011 елда 56 яшьлек кыргыз Нуркамил Саскеев та велосипедта Мәккәгә кузгалган. «Самолетта гына барган булсам, сәфәремнең кыйммәте ул кадәр үк булмас иде», – дип аңлаткан ул үзенең гадәти булмаган юлны сайлавын.


булат насыйбуллин 5

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ