Логотип Магариф уку
Цитата:

«Крутушка» урманына шүрәлеләр кайткан, диләр

25-27 августта «Байтик» ял лагеренда IX «Крутушка» Халыкара этник музыка фестивале узуы мәгълүм булды. Урман аланына Россиянең төрле төбәкләреннән, якын һәм ерак чит илләрдән йөзгә якын музыкаль төрке...

25-27 августта «Байтик» ял лагеренда IX «Крутушка» Халыкара этник музыка фестивале узуы мәгълүм булды. Урман аланына Россиянең төрле төбәкләреннән, якын һәм ерак чит илләрдән йөзгә якын музыкаль төркемнәр, фольклор ансамбльләре, чүлмәк ясау, тегү, шикәрсез тәм-том әзерләү һәм башка күп кенә һөнәр осталары җыелачак.


Фестивальнең беренче көнендә галимнәр, этнографлар һәм милли стильдәге киемнәрне заманча бизәкләр белән баеткан профессиональ  дизайнерлар катнашында фәнни конференция үтәсе. Анда Санкт-Петербургтагы Россия этнография музее фәнни хезмәткәре, күренекле этнограф Елена Мадлевскаяның чыгыш ясавы көтелә. Ул милли урыс киеменә дан җырлаячак дип сөйлиләр. Татарларның, шулай ук Казан ягы халыкларының милли өс киемнәре үзенчәлекләрен  тамашачылар хозурына җиткерү өчен Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге тарих институты галимәләре Динә Гатина һәм Светлана Суслова билгеләнгән. Музыкаль коллективлар арасында Венгрия кунагы,  фольклор җырлар башкаручы атаклы җырчы Сильвия Богнар чыгышын өзелеп көтәләр. Аның Россиягә беренче килүе, диләр. Кырлай урманыннан Шүрәленең килеп чыгу ихтималы да бар икән. Әлегә шулар. Башка  күңел юаткычлар турында фестивальне тамаша кылгач, үзегез сөйләрсез. Сезне көтәләр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ