Логотип Магариф уку
Цитата:

«Кыш могҗизасы» бәйгесенә нәтиҗәләр ясалырга бары 2 көн вакыт калды!

Дуслар,«Кыш могҗизасы» бәйгесе азагына якынлаша. Иртәгә, ягъни 15 февраль – эшләрне кабул итүнең соңгы көне. Катнашырга ашыгыгыз!Бәйгедә гаиләгез, бакча яисә мәктәбегез белән катнашырга мөмкин.Моның ө...

Дуслар,«Кыш могҗизасы» бәйгесе азагына якынлаша. Иртәгә, ягъни 15 февраль – эшләрне кабул итүнең соңгы көне. Катнашырга ашыгыгыз!


кыш могҗиза_лого-01


Бәйгедә гаиләгез, бакча яисә мәктәбегез белән катнашырга мөмкин.


Моның өчен бары тик түбәндәге шартларны гына үтәргә кирәк:


— өй яки мәктәп ишегалдында кардан зур, матур бер сын ясарга;


— аның янында «Гаилә һәм мәктәп» журналын тотып фотога төшәргә һәм аны безгә юлларга (адресларыбыз үзгәрмәде: 420066 Казан шәһәре, Декабристлар урамы, 2 йорт, а/т 47 яки gaila-mektep@mail.ru). Хатларыгызны «Кыш могҗизасы» бәйгесенә» дип тамгаларга онытмагыз.


Ә җиңүчене социаль челтәрдәге рәсми битебездә тавыш бирү аша билгеләячәкбез. Бүләккә – спорт кирәк-яраклары сатып алуга сертификат!


Фото Чаллы балалар бакчасыннан килде Фото Чаллы балалар бакчасыннан килде

Оста куллы, бай фантазияле укучыларыбыздан килгән фото-күчтәнәчләрне алдык инде. Сездән дә көтәбез!



Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ