Логотип Магариф уку
Цитата:

Мәгариф һәм фән министры урынбасары: «Кайбер мәктәпләрнең татар мәктәбе статусын йөртүе икеле»

Татар мәктәпләрен контрольдә тоту кирәк. Кәгазьдәге чынбарлыктан аерыла. Хисапларга кергән ялган саннар имтиханнарда фаш ителә.  Бүгенге көндә татар телендә белем бирә торган 742 мәктәп, 72 база мәктә...

Татар мәктәпләрен контрольдә тоту кирәк. Кәгазьдәге чынбарлыктан аерыла. Хисапларга кергән ялган саннар имтиханнарда фаш ителә.  Бүгенге көндә татар телендә белем бирә торган 742 мәктәп, 72 база мәктәбе эшли. Министрлык тарафыннан оештырылган тикшерүләр нәтиҗәсендә кайбер укытучыларның ике телле булмавы ачыкланган. Моның хакта Мөслим районында узган  «Татарстанда милли мәгариф: бүгенге көн мәсьәләләре, чишелеш юллары» секциясе пленар утырышында Илдар Мөхәммәтов хәбәр итте.


DSC_0137


Министр урынбасары чыгышында мәктәпләрне санап китте:

 — Азнакай районында барлык халыкның 81 %ы — татарлар. Бары тик 25 % татар баласы гына үз туган телендә белем ала. Азнакайлыларны тәнкыйть иткәннән соң, милли мәгариф буенча потенциалын караганнар һәм «юл картасы» төзегәннәр. Менделеевскиның 7 нче санлы мәктәбендә физика, биология, химия, тарих, физик тәрбия укытучылары татар телен белми. Казанның Идел буе районындагы 16 нчы санлы гимназиясендә, шулай ук, өч башлангыч сыйныф укытучысы татар телен белми. Нурлатта 4 нче  санлы мәктәптә, биредә ресурс үзәге булуга карамастан, 47 укытучының 16сы татар телен чамалы гына белә, ягъни дәресләр алып барырлык түгел.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ