Логотип Магариф уку
Цитата:

“Мәгариф” - Лениногорскида

 Республиканың  көньяк-көнчыгышында урнашкан иң матур шәһәрнең берничә мәктәбендә һәм атаклы Шөгер төбәгенең Чкалов исемендәге белем йортында булып кайттык. Мөгаллимнәр белән очраштык, читтән ген...

 

Республиканың  көньяк-көнчыгышында урнашкан иң матур шәһәрнең берничә мәктәбендә һәм атаклы Шөгер төбәгенең Чкалов исемендәге белем йортында булып кайттык. Мөгаллимнәр белән очраштык, читтән генә укучы балаларның ничек белем эстәүләрен, нәрсә белән кызыксынуларын күзәттек, башкала мәктәпләрендә дә булмаган кайбер алымнарны һәм шартларны күреп шаккаттык.


IMG_3501


Елъязмасын әле шәһәрнең үзеннән дә алданрак башлаган Моряков исемен йөртүче 2 нче мәктәп үзенчәлекле укыту алымнары, геология музее, андагы гадәти булмаган экспонатлары белән таң калдырды. 7 нче мәктәп мөгаллимнәренең һөнәрилеге белән дан тота. Һәр елны әлеге мәктәптән кем дә булса “Ел укытучысы” бәйгесендә республика күләмендә призлы урын алмый калмый. 10 нчы мәктәптә үз эшенә мөкиббән технология укытучысы эшли. Ул үзенең укучылары белән республика, ил күләмендә уздырылган бәйгеләрдә җиңү арты җиңү яулый. Алар инде көнкүрештә эшне җиңеләйтү буенча нинди генә җайланма уйлап тапмаганнар, суда да, җирдә дә йөрешле мотоцикл да, үзйөрешле чаналар да җыйганнар. Хәзер планнарында ветолет җыеп, шунда очу.


Илгә 5 герой үстереп биргән Шөгер авылы мәктәбе турында бер-ике сүз белән генә язып китеп тә булмый. Гомумән, безнең Лениногорскида узган һәр очрашу турында журналда да, сайтта да әле язмалар дөнья күрәчәк. Танылган язучылар, шагыйрьләр, атаклы нефтьчеләр, фән һәм сәясәт эшлеклеләре үскән төбәктә бүген дә белем бирү һәм тәрбиягә зур урын бирелә.


IMG_3441

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ