Хөрмәтле укытучылар!
Без сезне һөнәри бәйрәмегез белән чын йөрәктән котлыйбыз! Сезгә авыр, җаваплы, әмма мактаулы эшегездә уңышлар, рәхмәтле укучылар, сәламәтлек, күңел тынычлыгы, сабырлык, гаилә бәхете телибез. Һәрвакыт шулай сабыр, олы йөрәкле, укучыларның чын дусты булып калыгыз.
«Мәгариф» журналы редакциясе.
Хөрмәтле редакция хезмәткәрләре!!! Без дә сезне бәйрәм белән котлыйбыз! Сез безнең остазларыбыз, хезмәттәшләр-фикердәшләребез, укытучыларга якты юл күрсәтүчеләр, ярдәмчеләр, яңалыкка-яңарышка омтылдыручылар! Сезгә иҗади уңышлар телибез!
Хөрмәтле «Мәгариф» журналы редакциясе . Сезнең барыгызны да чын күнелдән Укытучылар көне белән үзебезнең гаилә исеменнән тәбрик итәбез. Сезгә нык сәламәтлек,иҗади уңышлар,гаилә бәхете,оптимистик рух теләп калабыз.