Логотип Магариф уку
Цитата:

“Мәгариф” журналына язылу өчен 10 сәбәп

Быел “Мәгариф” журналы өчен – үзгәрешләр чоры. Журналның дизайны да, эчтәлеге дә үзгәрде. Һәр номер саен – бер яңалык, күрми калырга ярамый! “Мәгариф” Татарстан мәктәпләрендә гамәлгә керүче “Мәгариф...


  1. Быел “Мәгариф” журналы өчен – үзгәрешләр чоры. Журналның дизайны да, эчтәлеге дә үзгәрде. Һәр номер саен – бер яңалык, күрми калырга ярамый!

  2. “Мәгариф” Татарстан мәктәпләрендә гамәлгә керүче “Мәгариф турында”гы закон, федераль дәүләт белем бирү стандартлары (ФГОС), Сингапур методикасы мәсьәләләрен безнең җирлеккә туры китереп яктырта.

  3. “Мәгариф” белән республиканың иң алдынгы методистлары һәм мәгариф профессионаллары хезмәттәшлек итә. Безнең редколлегия составында – ТР Мәгарифне үстерү институты белгечләре.

  4. “Мәгариф” үзенең укучыларына аттестация узу өчен җиңеллек тудыра, редакция аларга рәсми публикация оештырырга булыша.

  5. “Мәгариф” журналына язылучылар “Авыл укытучысы” конкурсында катнаша ала, ә бу бәйгедә катнашкан кеше махсус сертификатка ия була.

  6.  “Мәгариф” журналында гына татар теле һәм әдәбиятына караган эшкәртмәләр урын ала, аларны интернетта эзләп табып булмый.

  7. “Мәгариф” шәһәр һәм авыл мәктәпләре өчен класстан тыш чаралар, төрле кичә сценарийларын русча һәм татарча бастырып чыгара.

  8. “Мәгариф” укытучыларның эштәге һәм шәхси проблемаларын хәл итәргә булыша, хокук мәсьәләләре буенча консультация бирә.

  9.  “Мәгариф” журналына, башка матбугаттан аермалы буларак, язылу бәясе сизелерлек артмады. Хәзер ярты елга язылу бәясе – 384,00 сум, индекс – 73363.

  10. Ә иң мөһиме: журнал мәгариф системасында эшләүчеләр өчен атап чыгарыла торган республиканың төп басмасы булып танылган. Татарстан мәгарифенә караган яңалыкларны хәбәр итә, проблемаларны күтәрә һәм алар буенча фикер алышулар оештыра торган матбугат арасында ул беренче урында тора.


Татарстан Республикасының вице-премьеры – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов журнал турында болай дип белдерә:


“Журналның укыту һәм тәрбиядәге яңа технологияләрне пропагандалауга, татар мәгарифен үстерүгә, халкыбызга мәгърифәт нуры чәчүгә, милләтебезгә зыялы шәхесләр тәрбияләүгә керткән өлеше бихисап. Бүгенге мәгариф системасы алдында торган көнүзәк мәсьәләләрне хәл итү, белем бирүне профильләштерү шартларында укыту-тәрбияне оештыру, аның сыйфатын арттыру, мәктәптә яңа технологияләрдән файдалану, укучыларга һөнәри юнәлеш бирү турындагы мәгълүматлар “Мәгариф” журналында лаеклы урын алып тора”.


Басмага язылу тәмамланырга санаулы көннәр калып бара. Язылу бәясе - 384,00 сум. Квитанцияне безнең сайттан күчереп алырга була.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ