Логотип Магариф уку
Цитата:

Мәктәбегез капиталь ремонтка мохтаҗмы?

Татарстанда мәгариф учреждениеләренә капиталь ремонт уздыру программасы 2012 елдан бирле гамәлдә. Үткән биш ел эчендә бу максат өчен 15 млрд. 27 млн сум акча тотылган инде. Шушы кадәр акча җилгә очмаг...

Татарстанда мәгариф учреждениеләренә капиталь ремонт уздыру программасы 2012 елдан бирле гамәлдә. Үткән биш ел эчендә бу максат өчен 15 млрд. 27 млн сум акча тотылган инде. Шушы кадәр акча җилгә очмагандыр, шәт. Әйтүләренчә, инде республикабызда 701 урта, 49 коррекцион мәктәп, 173 балалар бакчасы «яңа күлмәкле» булырга өлгергән инде. Тик әле яңарыш-ремонт көткән мәгариф учреждениеләре дә шактый. Шуңа да 2020 елга кадәр Татарсанда тагын 820 мәктәпкәчә балалар учреждениесен генә дә ремонтларга җыенулары – моңа ачык дәлил. Шунлыктан быел гына да мәктәп һәм балалар бакчалары биналарын ремонтлауга 2,5 млрд. сум күләмендә акча каралган. Шулай да сезнең мәктәп капиталь ремонт уздыруга мохтаҗмы? Әлеге сорауга берникадәр ачыклык кертү максатыннан без республикабызның берничә мәктәбе директорына мөрәҗәгать иттек.


476Әтнә районы Күәм урта мәктәбе директоры Хәмит Газыйм улы ХӘКИМҖАНОВ:


Республика программасы нигезендә төзелүләренә утыз елдан арткан мәктәп биналарына капиталь ремонт үткәрү шаукымын безнең мәктәп 2013 елда ук «үз башыннан кичерде» һәм бүген шуның рәхәтен, игелеген күреп, эшләп йөргән көнебез. Укытучыларыбыздан, укучыларыбыздан һәм дә ата-аналардан бигрәк инде,  чирек гасыр мәктәп директоры штурвалын иярләүче буларак, үзем мәктәбебезнең йөзе матураюга, уңайлыкларның артуына сөенеп бетә алмыйм. Шәһәр мәктәпләренә биргесез ул хәзер! Тышкы яктан ук балкып, тирә-юньгә гыйлем нуры сирпеп тора. Җылыту системасы да, электр җиһазлары да, тәрәзәләре, идәннәре дә яңага алыштырылды. Капиталь ремонт уздыру смета буенча 12 млн. сумга төште. Менә дигән спорт залыбыз, остаханәбез, ашханәбез бар. Эшләр өчен уңайлы шартлар булгач, узган уку елындагы күрсәткечләребез дә сөендерерлек булды. Әйтик, рус теленнән бердәм дәүләт имтиханының уртача күрсәткече – 84, ә математикадан 74 балл булды. Болар – районыбыз мәктәпләре арасында иң югары нәтиҗә. Аерым укучыларыбызныкы тагын да сөенечлерәк иде. Әйтик, Динә Латыйпова дигән укучыбыз рус теленнән 98 балл, Энҗе Садриева тарихтан – 89, Айназ Хәбибуллин математикадан 86 балл җыюга иреште. Үзләре сайлаган югары уку йортларына кабул ителү хәбәрләре белән дә сөендереп, укытучы абый-апаларының гади авыл мәктәбендә татарча укытып та укучыларына төпле белем бирә алганлыкларын янә бер кат исбатларлар әле дигән өметтәмен.


shkola


Арча районы Иске Чүриле урта мәктәбе директоры Тимур Илдус улы СӘГЪДИЕВ:


– Мәктәбебезнең 120 елдан артык тарихы бар. Ә 1985 елдан башлап ул урта мәктәп статусында. Хөкүмәт программасы нигезендә безнең мәктәп бинасына да 2013 елда капиталь ремонт ясалды. Хәзер аның тәрәзәләре үк заманча – пластик. Идән-ишекләре дә яңартылды. Хәзер сыйныф бүлмәләре, кабинетлар да нәкъ шәһәр мәктәпләрендәгечә. Укучыларыбыз булганның кадерен белеп, саклап тотарга тырыша. Шуңа да яңа уку елына мәктәп бинасына берникадәр косметик ремонт ясау белән генә чикләнергә исәп. Аерым алганда, бу көннәрдә мәктәп ашханәсен буяп-агартып, ремонтлау белән мәшгульбез.


Җәйге каникул чоры дип тормыйбыз, мәктәп яны бакчабызда эш гөрли: чәчәкләр үстерәбез.


Мәктәбебез районыбыздагы авыл мәктәпләре арасында шактый зурлардан санала: 175 укучы. Җиде авылдан килеп укыйлар. Яңа уку елында I сыйныфка 15 бала киләчәк. Димәк, мәктәбебезнең киләчәге бар дигән сүз. Аларга 30 укытучы белем бирә. Кадрлар үзебезнеке. Шулай да физика, математика укытучыларына берникадәр кытлык бар. Яшьләрне көтеп калабыз. Эшләр өчен бездә тиешле шартлар бар.


Ишетеп белүемчә, быел районыбызда капиталь ремонт Курса-Почмак урта мәктәбе бинасына ясала.


1745


Балык бистәсе районы Яңа Арыш урта мәктәбе директоры Дамир Хатыйп улы НӘБИУЛЛИН:


          – Мәктәбебезнең хәзерге ике катлы бинасы 1996 елда гына төзелгән булган иде әле. Шуңа да Хөкүмәтнең утыз елдан арткан мәктәп биналарын күздә тоткан капиталь ремонт ясау программасына безне әле кертүче юк. Шулай да читтән ярдәм килгәнне көтеп яткан юк. Үзебез эзләнәбез, тырышабыз-тырмашабыз. Әйтик, 2015 елда мәктәп спорт залына капиталь ремонт ясадык: андагы электр җиһазлары яңартылды, идәне алыштырылды, душ бүлмәсе, бәдрәф ясалды. Моның өчен Хөкүмәтнең капиталь ремонт уздыру программасы хисабыннан бүлеп бирелгән 1,2 млн. сум акча тоттык.


Элекке укучыларыбыз да туган мәктәпләрен ярдәмнәреннән ташламый: гел спонсорлык итеп торалар. Әйтик, узган ел Себердә нефтьче булып эшләүче эшкуар авылдашыбыз Ришат Гатиятуллин мәктәпкә дип үз фирмасы хиабыннан 850 мең сум акча бүлеп бирде. Без исә элекке шәкертебезнең әлеге матди ярдәме хисабына мәктәпнең барлык тәрәзәләрен пластикка алыштырдык. Аның бу беренче генә иганәчелек итүе түгел иде инде: авылыбыз мәчетен сафка бастыруда да акчалата ярдәмен нык тойдык.


Уку-укытудагы уңышларыбыз хакында да бер-ике сүз әйтим әле. Быел мәктәбебезне 6 укучы тәмамлады, шуларның өчесе Россиянең алтын медаленә лаек булды. Ике укучыбыз – Зилә Садыйкова белән Алинә Хафизова исә химиядән бердәм дәүләт имтиханын 89 ар баллга тапшырдылар. Хәзер аларның икесе дә Казан дәүләт медицина университеты студенты булырга дәгъвалык итә. Хыял-омтылышларын чынга ашырырга язсын үзләренә.


Бу көннәрдә мәктәп яны мәктәп бакчасында эшнең иң кызган чагы. Белем илендәге кебек үк бакчабызда ел әйләнәсе түккән хезмәтебезнең мул җимешләрен хәзер җыябыз. Шунысын да әйтим: мәктәбебез бакчасы елның-елында район күләмендә яхшылардан-яхшысы дип табыла иде. Быел да сынатмаска иде исәп.


72871921Саба районының Ш.Зиннуров исемендәге Сатыш урта мәктәбе директоры Фәргать Тәлгать улы НИГЪМӘТҖАНОВ:


 – Хәлне белешеп, шалтыратуыгыз өчен бик зур рәхмәт. «Мәгариф» журналы белән күптәннән тыгыз хезмәттәшлектә яшибез бит без. Әле узган ел гына «Магариф.РФ» электрон журналында «Мәдрәсәле Сатышның мәртәбәле мәктәбе» дип язып, бик нык зурлаган идегез. Яуланган биеклектән һич кенә дә чигенергә исәп юк.


Капиталь ремонтка килгәндә мәктәбебез бинасы 1978 елда ук салынган булган, шуңа да бездә ремонт 2013 елда ук уздырылды. Түбәсеннән алып идәненә кадәр яңартылды. Барысы да заманча. Капиталь  ремонт ясалган күп мәктәпләрдән үзгә буларак актлар залыбыз да менә дигән. Шулай да спорт залын бераз буяп-акшарлап алырга исәп. Инде буяуларын кайтарттык.


Быел I сыйныфка 10 бала керәчәк. Монысы да сөенеч. Педагог буларак мәктәбебездә беренче елын эшләгән рус теле һәм әдәбияты укытучысы Диана Александровна Данилова «Безнең яңа укытучы» конкурсы грантын отты. Удмуртия югары уку йортын тәмамлап, Саба якларына эшкә дип килгән удмурт кызы Сатышны да беренче көненнән үк үз итте, шуңа да әле ялгызы гына булуына карамастан үзен Торак фонды хисабыннан 70 кв. м лы менә дигән яңа йортлы да иттек әле. Укытучыларыбызны торак белән тәэмин итү мәсьәләсе мәктәп бинасына үткәрелергә тиешле капиталь ремонттан һич тә ким түгел. Әле артыграк та булмаса...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ