Мәктәптә татар әдәбияты: үзәк принциплардагы үзгәрешләр

Дания ЗАҺИДУЛЛИНА,
Татарстан Фәннәр академиясенең баш гыйльми сәркатибе

Бүген мәктәптә аерым предметларны укытуның киләчәге хакында зур сөйләшүләр бара. Бер яктан, бу яңа Федераль дәүләт белем бирү стандартларына (ФДББС) күчү белән бәйләнгән булса, әдәбият предметына бәйле социомәдәни хәл-ситуация үзгәрү дә үзен нык сиздерә.

Озак еллар дәвамында СССР дип аталган зур территориядә әдәбият сәнгать төре буларак, үзенә йөкләнгәннән зуррак вазифалар үтәп килде. Ул идео­логик, сәяси, әхлакый, тәрбия бирү мәсьәләләрендә көчле корал буларак кулланылды. Бу аерым әсәрләрнең китап кибетләренә зур тиражларда барып җитүендә, журналларда басылу мөмкинлегендә генә түгел, мәктәп дәреслекләренә әсәрләр сайлауда да, аларны шәрехләү методикасында да чагылыш тапты. Ләкин ХХI гасыр – мәгъ­лүмати эпоха – аның урынын, ролен үзгәртте: шуңа күрә дә «җәмгыятьтәге әдәбиятны үзәккә куйган рухи модель (литературоцентризм) җимерелде, аның урыны буш» дигән сүзләр бүген аеруча еш яңгырый башлады. Бу үзгәрешнең нәтиҗәләрен һәркем күрә: укучы, шул исәптән мәктәп яшендәге укучы да, тормыш, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләр, аерым хәл-вакыйгалар белән мәгълүмати чаралардан, электрон чыганаклардан укып таныша ала. Әдәбият иң тәэсирле мәгълүмат чыганагы булудан туктады. Җәмгыятьтә мәгълүмат алмашуның нинди генә үтемле чаралары юк хәзер! Шуңа күрә дә галимнәр әдәбиятны үзәккә куйган яшәеш тәртибен мәгълүмати чараларны үзәккә куйган тәртип алыштырды («от литературоцентризма к медиацентризму») дип белдерәләр.

Бер үк вакытта мәгълүмати чараларның әдәбият башкарган бурычларны тулысы белән үз өстенә ала алмавы да ачык. Чөнки әлеге күчеш табигый барган Европадан аермалы буларак, Россиядә, шул исәптән безнең милли җәмгыятебездә дә әдәбият белән мәдәниятнең бәйләнешләре аеруча көчле булды һәм шулай булып кала бирә.

Ләкин җәмгыятьтә, иҗтимагый фикердә барган бу үзгәрешләр мәктәптә әдәбият укытуга нык йогынты ясый. Әгәр традицион методикаларда, тәрбияви-идеологик максатларда, әдәби әсәрнең эчтәлек ягы, анда чагылган автор фикере, әхлакый-иҗтимагый бәясе мөһим дип табылса һәм әсәрләрне мәктәп курсы өчен сайлап алуда һәм укытуда күз уңында тотылган булса, хәзер инде башкарак бурычлар алгы планга чыга. Укучыны автор фикеренә алып килү бурычын – әдәби текст материалында укучының дөньяга үз карашын формалаштыру бурычы алмаштыра. Әдәбиятны фикер-карашлар төрлелеге, аларның бәрелешү-бәхәсләшү мәйданы итеп карау, текстларда автор яки геройлар (күп кешеләрнең еш кына каршылыклы) фәлсәфәсен, милли-әдәби традицияләр фәлсәфәсен, чор яки билгеле бер төркем кешеләрнең дөньяны кабул итү үзенчәлеген эзләү кирәклеге мәктәптә тәкъдим ителә торган әдәби әсәрләр исемлеген дә яңадан формалаштыруны көн тәртибенә куя.

Шулай итеп, бүген мәктәптә әдәбият укытуның өр-яңа системасын, тәртибен төзү башланды. Күп кенә яңалыклар инде ФДББСта ук күрсәтелгән, билгеләнгән. Сүзне шулардан башлыйк.

Бүгенге шартларда мәктәптә әдәбият укытуның төп, стратегик максаты дип укырга өйрәтү, әдәби әсәрне кабул итү һәм аңлау культурасы булдыру күрсәтелә. Әлбәттә, традицион методика да шушы ук максатны билгели иде. Ләкин совет чорында төзелгән дәреслекләрдә дә, 1990 елларда мәктәпләргә тәкъдим ителгән, урта һәм югары баскычларда хәзер дә кулланылыштагы дәреслекләрдә дә әсәр текстының аерым өлешләрен укып, шуларны тикшерү күз уңында тотылды. Бу мәсьәләдә татар әдәбияты дәреслекләре рус әдәбияты дәреслекләре белән чагыштырганда да аерылып тордылар.

Бүген исә стандартлар төзүче­ләр дә, методистлар да әдәбият дә­рес­лә­ренең тулы әсәр белән таныш­тырырга, аны кабул итәргә һәм аңларга, анализларга һәм бәяләргә өйрәтергә тиеш икәнлеген ассызыклыйлар. Бигрәк тә мәктәп курсының үзәге булган V – IX сыйныфлар бас­кычында әдәбият предметының әдәби әсәр турында, аның мәгънәви, эчтәлек, тел-форма үзенчәлекләре бердәмлегендә белем бирергә тиешлеге ассызыклана, укучының аны мөстәкыйль шәрехләргә өйрәнүе, шулай әдәбият теле ярдәмендә үз фикерләрен һәм кичерешләрен белдерергә күнегүе мөһим дип билгеләнә. Текстка якын килүдә эстетик һәм форма үзенчәлекләренең алгы планга чыгуы методик яктан укытучы эшен дә үзгәртүне таләп итә.

Уку – текстны кабул итү – анализлау – шәрехләү – бәя бирү дип билгеләнә торган 5 буынлы чылбырдагы һәр буын, иң беренче чиратта, укучының эшчәнлеген оештыруны күздә тота. Әлеге чылбырда шәрехләү буынының хасил булуы исә әдәбият предметының үз эчендә материалара бәйләнешләрнең ныграк булыр­га тиешлеге, бер әсәр тексты – башка текстларны искә төшереп, алар белән чагыштырып шәрехләнә алу турында сөйли. Әгәр традицион методикада тәрбияви яссылыкта дәреслек һәм укытучы шәрехләве беренче планда торса, хәзер инде укучының әдәби әсәргә шәхси мөнәсәбәте аша башка кешеләр, чорлар, халыклар фикер-карашларына, кыйммәтләренә төшенү турында сүз алып барыла. Димәк, татар әдәбияты дәреслекләрен төзүчеләр дә, мәктәп укытучылары да шуңа омтылырга тиеш була. Бу үзенчәлек, шулай ук, мәктәп дәрес­лекләренең үзендә (дәреслек-хрестоматия форматы сак­лап) күләмле әсәрләр бирү тәҗрибәсеннән акрынлап читләшеп, әлеге әсәрләр белән эшләү өчен сорау-биремнәр комплексларын урнаштыруга йөз тотуны сорый. Яңа ФДБСС әдәбият предметының әдәби әсәрне күзәтү характерында өйрәнүдән – текстуаль өйрәнүгә таба борылуын мөһим бурыч итеп куя.

Яңалыкларның икенчесе әдәбият укытуда вариативлыкның әһәмиятенә, ягъни материалны укучының яшь һәм психологик кына түгел, бәлки шәхси фикерләү һәм дөньяга караш үзенчәлекләреннән чыгып җиткерүгә кагыла. Әлеге яңалык уку-укыту процессында укытучының ролен югары күтәрә. Чөнки программаларны һәм дәреслекләрне конструктор принцибы буенча төзү, үрнәк программа – умыртка баганасы – сакланган хәлдә, һәр укытучының үз конструкциясен төзү мөмкинлеге алга куела. Шуңа күрә дә, укучыларның шәхси һәм тел ягыннан әзерлек мөмкинлекләреннән чыгып, татар әдәбияты укытучысы да теләсә кайсы линия буенча әзерләнгән дәреслеккә яки берьюлы берничә дәреслеккә мөрәҗәгать итә ала.

Я булмаса үзенең эш программасын тулысы белән үзе төзи. Бары тик үрнәк программадагы материалның мәҗбүри булуын гына истән чыгармаска кирәк.

<…>

Тулы варианты белән «Мәгариф» журналының №4 (апрель, 2015) санында танышырга була. («Электрон подписка»да)

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.