Мәгариф автор яңалыклары
-
IV «Гәүһәр» балалар фестивале узды
12 февральдә Казанның «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә IV «Гәүһәр» балалар фестивале узды. Дүрт ай дәвам иткән проектның йомгаклау чарасында 550 бала сәхнәгә чыгып, нәфис сүз, вокал, бию һәм милли уен коралларында уйнау буенча осталыкларын күрсәтте. Гомумән, быел проектта 1300 дән артык бала катнашты, дип хәбәр итә Казан шәһәре Башкарма комитеты Аппаратының Тел культурасы өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлеге.
-
«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының берләштерелгән порталы
Казанда «Җиңү – безнең каныбызда» документаль фильмы проекты тәкъдим ителде
12 февральдә Советлар Союзы Герое Б.К. Кузнецов ис. Казан кадет мәктәп-интернаты базасында «Җиңү – безнең каныбызда» документаль фильмы проектын тәкъдим иттеләр, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте. Очрашу барышында фильмның драматургиясе тикшерелде, укучыларның фикерләре яңгырады.
-
Илсур Һадиуллин «Авыл лидерлары» бәйгесе җиңүчесе белән очрашты
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин Бөтенроссия «Авыл лидерлары» конкурсы җиңүчесе Земфира Сидорова белән очрашты.
-
«Җәлил укулары» төбәкара фәнни-гамәли конференциясе узды
14 февраль көнне Казан шәһәре 31 нче урта мәктәбе базасында Муса Җәлил исемендәге төбәкара фәнни-гамәли конференция — «Җәлил укулары» уздырылды.
-
Татарстанның 325 студентына уку өчен түләнгән акчаның бер өлеше кайтарылды
Республика урта һөнәри учреждениеләре студентлары (гомуми саны – 325) укуга түләүнең өлешчә компенсациясен кайтара алды. Бу хакта Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында искәрттеләр.
-
Казанда Муса Җәлилнең 120 еллыгына багышланган чаралар узачак
2026 елның 15 февралендә татар шагыйре, Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты Муса Мостафа улы Җәлилнең тууына 120 ел тула. Казанда тантаналы чаралар узачак.
-
Казанда «Ел укытучысы – 2026» бәйгесенең зона этабы узды
10 февраль көнне Казан шәһәре Вахитов районындагы 12 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында «Ел укытучысы – 2026» Бөтенроссия бәйгесенең зона этабы үткәрелде.
-
«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының берләштерелгән порталы
Түбән Камада күпбалалы гаиләләр март азагына кадәр җир кишәрлекләре алачак
Түбән Камада күпбалалы гаиләләрне җир кишәрлекләре белән тәэмин итү буенча эш дәвам итә, дип хәбәр итте шәһәр мэры Радмир Беляев. Бу хакта «Татар-информ» яза.
-
Айдар Гарифуллин КИУның Түбән Кама филиалы директоры итеп билгеләнде
Түбән Кама мәгариф идарәсенең элеккеге җитәкчесе Айдар Гарифуллин Казан инновацион университетының Түбән Кама филиалы директоры итеп билгеләнде, дип хәбәр итә «Вести Татарстана» телеканалы.
-
23 февраль – ял көне
Татарстанның Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы Ватанны саклаучылар көнен бәйрәм итү чорында эшнең ничек оештырылачагын аңлатты, дип хәбәр итә «Вести Татарстана».
-
«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының берләштерелгән порталы
Әгерҗедә 701 млн сумга мәктәп төзеячәкләр
Әгерҗедә 500 урынлык яңа мәктәп төзүгә 701 млн сум акча юнәлдереләчәк. Проектның гамәлгә ашырылуы 1936 елда төзелгән 1 нче гимназия бинасының авария хәлендә булуы белән бәйле. Тендер турындагы белешмәләр Дәүләт сатып алулары сайтында бастырылган. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә.
-
«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының берләштерелгән порталы
Казандагы 89 нчы мәктәпкә капиталь ремонт ясалачак
2026 елда Казанның Яңа Савин районында урнашкан 89 нчы мәктәпкә капиталь ремонт ясалачак, шулай ук биш мәктәп азык-төлек блогы яңартылачак. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә район администрациясе башлыгы Ренат Шәмсетдинов хәбәр итте.
-
Яшь тамашачы театры биналарын реконструкцияләүгә 665,7 млн сум юнәлдереләчәк
Островский урамы, 10 нчы һәм 12 нче номерлы йортларында урнашкан яшь тамашачы театры биналарын реконструкцияләүгә 665,7 млн сум юнәлдереләчәк. Тиешле тендер турында мәгълүмат Дәүләт сатып алулары сайтында урнаштырылган. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә.
-
Татарстанда мобиль уеннар буенча мәктәп лигасы оештырыла
Татарстанда мобиль уеннар буенча «Беренчеләр лигасы» дип исемләнгән мәктәп лигасы эшли башлаячак. Бу хакта ТРда «Алдынгылар хәрәкәте» җитәкчесе Тимур Сөләйманов хәбәр итте.
-
Математикадан республика һәм Бөтенроссия олимпиадаларына йомгак ясалды
Мәктәп укучыларының республика олимпиадасының йомгаклау этабы һәм математикадан Бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабы уңышлы тәмамланды. Чара «Яшьләр һәм балалар» милли проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.




