Логотип Магариф уку
Цитата:

Казан мәктәп укучылары «Һөнәр шәһәрендә» стажировка уза алачак

Казанда мәктәп укучылары өчен «Һөнәр шәһәре» проектын эшләтеп җибәрделәр. Инициатива шәһәр тормышының сайланган өлкәләренең берсе: хастаханәдән алып төзелеш фирмасына кадәр эшләргә мөмкинлек бирә. Проектта 9-11 сыйныф укучылары катнаша ала.

Укучылар “Һөнәр шәһәре” проекты кысаларында стажировка узачак. Алар ,3-4 кешелек командаларга оешып, үзләре сайлаган оешмаларга беркетеләчәк. Һәр катнашучы һөнәрнең барлык үзенчәлекләренә төшенә алачак.

Практика нәтиҗәләре буенча стажерларга сайлап алынган юнәлешне оптимальләштерү һәм үстерү өчен  шәхси проектларын булдырып, оешма җитәкчеләренә тәкъдим итәчәкләр.

Проектта катнашуга гаризаны 31 октябрьгә кадәр тапшырырга мөмкин.

"Һөнәр шәһәре" инициативасы Татарстанның "Беренчеләр хәрәкәте" белән берлектә гамәлгә ашырыла.

 

Материал Казан мэриясе матбугат хезмәте материаллары буенча әзерләнде

Фото: ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы сайты

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ