2 декабрь 2024 яңалыклары
-
Милли ризыклар открыткалар форматында
Открыткалар җыелмасы ТР Министрлар Кабинеты, ТР Мәдәният министрлыгы, В.Г.Тимирясов исемендәге Казан инновацион университеты, Н.И.Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесы, ТР мәдәният өлкәсендә инновацияләр кертү һәм традицияләрне саклау ресурс үзәге ярдәме белән бастырылган.
-
«Гашыйклар тавы» призлы урыннар яулый
Кичә Алматы шәһәрендә Бөтен дөньядан кино сөючеләрне һәм осталарны берләштергән Үзәк Азиянең төп кинематографик вакыйгасы – «Евразия» XVII Халыкара кинофестивале тәмамланды.
-
Ана телен укытуда отышлы алымнар
Казан Мэриясе һәм Казан шәһәре башкарма комитетының мәгариф идарәсе Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән «Телне өйрәнүнең нәтиҗәле алымнары» дип аталган семинарлар циклы дәвам итә.
-
Музейда яңа мөмкинлекләр
3 декабрьдә 12.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Милли музеенда физик мөмкинлекләре чикле кешеләргә Татарстан тарихы һәм мәдәнияте белән танышуны җиңеләйтә торган «Күңел күзе белән сизү» һәм «Күчмә музей» инклюзив проектларын тәкъдир итәчәкләр.
-
Абязов фестивале Казан музейларында
Татарстан Республикасы Милли музееның ике филиалы – Габдулла Тукай әдәби музее һәм Евгений Боратынский музее «Абязов фестивале» мәйданчыклары булды.
-
Багдадта татар киносы тәкъдим ителә
Шушы көннәрдә Багдад шәһәрендә беренче тапкыр Татарстан киносы көннәре уза. Әлеге истәлекле вакыйга «Алтын мөнбәр» Казан халыкара кинофестивале һәм Гыйрак мәдәният министрлыгының кино һәм Театр департаменты, шулай ук Багдад кинофестивале арасында хезмәттәшлек турында килешү имзалау нәтиҗәсендә мөмкин булды, дип хәбәр итә Татаркино оешмасы.
-
Декабрьнең соңгы эш атнасы алты көнлек булачак
Бу ял көннәрен шимбәдән, ягъни 28 декабрьдән 30 декабрьгә күчерү белән бәйле дип хәбәр итә Казан мэриясе.