Логотип Магариф уку
Цитата:

Арча укучылары... БДИ тапшырды

Арча районының чыгарылыш сыйныф укучылары әллә саташканармы, әллә алар өчен бердәм дәүләт имтиханнары тапшырыла торган май ахыры-июнь ае җиттеме икән дип гаҗәпләнә күрмәгез тагын. Алар чын БДИны башкалар кебек үк әле ярты елдан соң гына – киләсе елның җәй башында тапшырачаклар үзе. Тик шулай да?..

Кичә, ягъни 18 декабрьдә, Арчада “Барысын да белем хәл итә: белгеч белән эшлибез” дигән акция булып үтте. Аның кысаларында шәһәрнең 5 нче гимназиясендә район мәктәпләренең тугызынчы, ә Арчаның 2 нче урта мәктәбендә унберенче сыйныф укучылары математикадан бердәм дәүләт имтиханнары тапшырып карады. Акциядә 270 тугызынчы, 109 унберенче сыйныф укучысы катнашты. Оештыручылар һәм күзәтүчеләре итеп җәмәгать сигезенче һәм унынчы сыйныф укучылары җәлеп ителде. Имтихан барышында укучылар бердәм дәүләт имтиханнары барышы, биремнәрне эшләү тәртибе белән танышты.

Соңыннан район мәгариф идарәсендә математика укытучылары, эшләрне тикшереп, хаталарга анализ ясады.

Әлбәттә, алдан мондый чирканчык алулар Арча районы укучыларының БДИны төп тапшыру чорында югарырак күрсәткечләргә ирешүләренә этәргеч бирми калмас.

Таһир САБИРҖАНОВ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ