ТР Дәүләт Советы Рәисе Матбугат көне белән котлады
Фәрит Мөхәммәтшин журналистларны, нәшрият хезмәткәрләрен һәм ветераннарын Татарстан Республикасы Матбугат көне белән котлады.
«Хөрмәтле журналистлар, нәширләр, полиграфистлар, ветераннар һәм яшь каләм тибрәтүчеләр! Сезне Татарстан Республикасы Матбугат көне белән чын күңелдән котлыйм.
Бүгенге көндә мәгълүмат кырының чиге юк. Журнал-газета сәхифәләрендә яңалыкларны «коры» яктыртуга алмашка җанлы, хисле, кайчакта кискен дә аралашу килде, анда профессиональ журналистлар гына түгел, ә «яңа медиа» вәкилләре – блогерлар, мессенджерлар һәм социаль челтәрләрдән файдаланучылар да бик теләп катнаша. Чынлыкта һәркем Интернет киңлекләрендә үз фикерен әйтә, нинди дә булса проблема хакында фикер алышуга кешеләрне җәлеп итә, фикердәшләрен туплый ала. Шушы шартларда без массмедиа вәкилләреннән бастырыла торган мәгълүматның дөрес һәм һәрьяклап үлчәнгән булуын, язмаларның җаваплы һәм җитди язылуын, журналист этикасы принципларының тайпылышсыз үтәлүен көтәбез.
Бүген Татарстан массакүләм мәгълүмат чаралары гомумроссия мәгълүмат кырында лаеклы урын алып тора. Күп очракта нәкъ менә сез җәмгыятьтәге кәефне билгелисез, республика халкының тормыш кыйммәтләрен һәм яшәү юнәлешләрен булдыруга йогынты ясыйсыз. Дәүләт хакимияте органнарының Журналистлар бергәлеге белән ачыклык, килешеп һәм аңлашып эшләү мохитендәге хезмәттәшлеге куандыра.
Күппартиялелекне ныгыту шартларында һәм чираттагы сайлау циклы чорында башкача була да алмый. Сентябрьдә VII чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын сайлау булачак. Бу сайлау кампаниясендә генә түгел, ә алдагы бөтенесендә – Татарстан Республикасы Рәисен һәм муниципаль советлар депутатларын (2025 ел), IX чакырылыш Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутатларын (2026 ел) сайлауларда да мәгълүмати фонның нинди булуы сезнең һөнәри осталыгыгыздан, хәбәрдар һәм гадел булуыгыздан торачак. Әлеге процессларда катнашучылар өчен бу бик тә мөһим.
Кадерле дуслар! Республика алдында олы бурычлар тора. Татарстанга берничә халыкара иҗтимагый-сәяси, мәдәни чараны һәм спорт чарасын үткәрү ышанып тапшырылды, аларны яктыртуда массакүләм мәгълүмат чаралары турыдан-туры катнашырга тиеш. Шушы көннәрдә республикада «Россия – Ислам дөньясы»: KAZANFORUM» XV Халыкара икътисади форумы уза, алда безне БРИКС илләренең спорт уеннары, БРИКС дәүләтләре башлыкларының саммиты һәм башкалар көтә. Болар барысы да өстәмә җаваплылык йөкли, без аларны, һичшиксез, башкарып чыгачакбыз.
Һөнәри бәйрәмегез белән котлап, җәмгыятькә кирәкле хезмәтегез, укучыларыгызга карата гадел һәм ихтирамлы булуыгыз, кешеләргә хакыйкатьне җиткерүгә омтылышыгыз өчен рәхмәт белдерәсем килә. Барыгызга да күтәренке рух һәм илһам чишмәгезнең саекмавын, бетмәс-төкәнмәс иҗади куәт, тынычлык, бәхет һәм иминлек телим! Бәйрәм белән!», — дип әйтелә котлауда.
Язмага реакция белдерегез
Вход на сайт
Санкт-Петербургта «Письма к дочери» фильмыньң премьерасы булачак
20 май көнне Англетер кинотеатрында (Малая Морская, 24) Анна Драницынаның «Письма к дочери» фильмыньң премьерасы тәкъдим ителәчәк. Премьерага Муса Җәлилнең Санкт-Петербургта гомер итүче кызы Люция Җәлилованы да көтәләр.

Герой-шагыйрь Муса Җәлил һәм җәлилчеләрнең ачы язмышы бөтен дөньяга билгеле. 1942 елның җәендә Волхов фронтында, чолганышта калгач, авыр яраланган Муса Җәлил әсирлеккә эләгә.Фошман лагереннан качып, партизаннарга кушылу турындагы план бер сатлык җан аркасында барып чыкмый. Җәлил һәм аның ун көрәштәше үлемгә хөкем ителәләр.
1944 елның 25 августында Моабит төрмәсендә палач балтасы җәлилчеләрнең башларын чаба. Гайнан Кормаш, Фоат Сәйфелмөлеков, Абдулла Алиш, Фоат Булатов, Муса Җәлил, Гариф Шабаев, Әхмәт Симаев, Абдулла Баттал, Зиннәт Хәсәнов, Әхәт Атнашев, Сәлим Бохаров – үлем аша үлемсезлеккә илтүче 114 адымны җырлап үтеп, елмаеп үлгән татарлар.
Герой-шагыйрьнең урау юллар аша илгә кайткан шигырьләре «Моабит дәфтәрләре» буларак мәгълүм. Үлеменә күпмедер вакыт калгач, ул үзенең алты айлык баласын үстерүче элеккеге сөйгәненә берничә хат юллый. Хат әлеге кечкенә кызчыкка атап, ул үскәч әтисенең кем икәнен белер дә, беркайчан да аны гаепләмәс, дигән ышаныч белән язылган була. Күп еллар үткәч, әлеге хатлар Люция ханым кулына килеп эләгә.
Фото: Сөмбел Таишева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Яңалыклар битенә керегез
Комментарийлар