Логотип Магариф уку
Цитата:

Атналык йолдызнамә (6–12 декабрь)

Кучкар  Хезмәттәшләрегезгә яки сезнең кул астында эшләүчеләргә югары таләпләр куймагыз, шулай ук үз эшләрегезне башкаларга йөкләмәгез. Ниһаять, шәхси тормышыгыз җайга салыныр.Үгезбозау Финанс мәс...

Кучкар  Хезмәттәшләрегезгә яки сезнең кул астында эшләүчеләргә югары таләпләр куймагыз, шулай ук үз эшләрегезне башкаларга йөкләмәгез. Ниһаять, шәхси тормышыгыз җайга салыныр.
Үгезбозау Финанс мәсьәләсендә сак булырга кирәк. Җиңел юл белән акча эшләргә тәкъдим итүчеләрдән ерак торыгыз. Атна сезгә көтелмәгән бүләк алып килер. Яңа танышулар перспективалы булырга мөмкин.
Игезәкләр Бу атнада зур проеклар көтелә, эш башламый торыгыз. Игътибарсызлыгыгыз аркасында хата җибәрүегез бар. Иң яхшысы – мөһим мәсьәләләрне киләсе атнага калдыру.
Кысла Эшегезнең алга китүе кәефегезгә хуш килер. Әмма иркенләп суларга әле иртәрәк. Алда сезне яңа эшләр, яулыйсы яңа үрләр көтә.
Сөйгән ярыгыз белән сүзгә килүегез ихтимал.
Арыслан  Атна башында ук Арысланнарны яңа үзгәрешләр көтә. Алар уңай да, тискәре дә булырга мөмкин. Барысы да үзегездән, сезнең тәртиптән тора. Чөнки элеккеге кылган хаталар, башкарылган эшләр өчен җавап бирү вакыты җитте.
Кызларның энергиясе үзалдына куелган бөтен бурычларны да үтәрлек. Интуициягезгә таянып буталчык мәсьәләләрне чишәрсез. Проблемалардан арыну өчен ял итеп алсагыз да була.
Үлчәү Үзләрен тирә-юньдәгеләргә карата дөрес карашта дип уйлап ялгыша үлчәүләр. Үз мәнфәгатьләрегез турында гына уйлап, башкаларның да фикерләре булуы турында онытып җибәрмәгез. Шуңа да үз хаталарыгыз өстендә эшләү вакыты җитте.
Чаяннарның атнасы уңышлы булыр, дип вәгъдә итә йолдызлар. Үҗәтлегегез, ныклы карашта булугыз уңыш китерми калмас. Матди хәлегез дә зарланырлык түгел. Мәхәббәт, гаилә өлкәсендә дә начар түгел.
Укчы Бу атнада үз алларына бик зур максат куяр. Ул йә машина, яисә кыйммәтле мебель сатып алу булачак. Шул теләк-омтылышны тормышка ашыру өчен кредит алуыгыз да бик мөмкин хәл. Ничек кенә булса да, максатыгызга ирешәчәксез.
Кәҗәмөгезлеләр финанс һәм карьера белән бәйле мәҗбүри эшләргә теләмичә генә алыныр. Чөнки сез хәзер күбрәк үзегезнең шәхси проектыгыз турында уйлыйсыз. Яңа танышу, мавыгулар көтелә. Дустыгыз киңәшенә колак салу зыянга булмас. Якыннарыгыз сезнең игътибарга мохтаҗ.
Сукояр Бу атна Сукоярлар өчен аеруча уңышлы. Күптән борчып торган квартира алу мәсьәләсе уңай хәл ителергә мөмкин. Яңа квартирага күченүегез ихтимал. Атна ахырында көтелмәгән танышыгызны очратырсыз.
Балыкларга йолдызлар зур табышка ирешү вәгъдә итә. Шуңа да күптән хыялланган әйберләр сатып алырсыз, кәефегез күтәрелер. Моны күреп көнчел кешеләр чыгарган гайбәтләргә игътибар итмәгез.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ