Логотип Магариф уку
Цитата:

Чит ил абитуриентлары Казан вузларын үз итә

Казан элек-электән Россиядә  югары белем бирүдә төп үзәкләрнең берсе санала. Юкка гына республикабыз вузлар рейтингы саны буенча Россия регионнары арасында беренче бишлеккә керми. Шуңамы, якын һә...

Казан элек-электән Россиядә  югары белем бирүдә төп үзәкләрнең берсе санала. Юкка гына республикабыз вузлар рейтингы саны буенча Россия регионнары арасында беренче бишлеккә керми. Шуңамы, якын һәм ерак чит илләрнең егет-кызлары Казан вузларын үз итә. Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы мәгълүматларына караганда, соңгы биш елда гына бездә белем алучы чит ил студентларының саны икеләтә арткан. Бүгенге көндә республикабыздагы 39 югары уку йорты студентлары арасында 18 меңнән артык чит ил яшьләре бар.
 Россиягә карата һәртөрле сәяси блокада хөкем сөрүгә дә карамастан, быелгы абитуриентлар арасында да Казан вузларында укырга теләк белдергән чит ил вәкилләре шактый очрый. Әйтик, КФУның кабул итү комиссиясе узган атнада ук инде  чит илләрдән булган 65 абитуриентны I курс студенты итеп теркәде. Яңа уку елыннан бу вузда Ливан, Нигерия, Конго, Гвинея кебек Африка кыйтгасы илләре белән беррәттән, Индонезия, Вьетнам, Сүрия, Палестина яшьләре дә белем ала башлаячак. Африка илләреннән булган 12 кеше КФУның фундаменталь медицина һәм биология институтларын сайлаган. Чит ил яшьләре арасында математика, физика, химия, геология кебек гамәли фәннәр белән беррәттән, педагогика, лингвистика, халыкара багланышлар кебек гуманитар фәннәрне сайлаучылар да бар. Ә инде Япониядән булган бер студент КФУда ил һәм төбәк мәдәниятен өйрәнергә җыена. Алардан тыш, 110 лап чит ил егет һәм кызы КФУның төрле институтларында договор нигезендә түләп укырга җыена.
Казан дәүләт энергетика университеты да чит ил яшьләрен үзендә укырга җәлеп итү буенча лидерлар рәтендә. Быелгы кабул итү кампаниясе чорында чит ил вәкилләреннән 200 ләп гариза кергән. Алар – Алжир, Ангола, Беларусь, Вьетнам, Гаити, Мисыр, Гыйрак, Казахстан, Кыргызстан, Кытай, Колумбия, Луганск Халык Республикасы, Марокко, Сүрия, Таҗикстан, Тунис, Төрекмәнстан, Төркия, Үзбәкстан, Экваториаль Гвинеядән.
Казан илкүләм тикшеренү-технология университеты-КХТИ да чит илләр белән халыкара багланышлар урнаштыруда үзенчәлекле алымнарны эшкә җигә. Әйтик, яңа уку елыннан башлап ул, Пекиндагы химия технологиясе университеты белән берлектә, «Полимерлар технологиясе һәм аларны эшкәртү» программасы буенча укыта башлаячак. Моның өчен 150 бюджет урыны каралган. Студентлар, ике курсны тәмамлаганнан соң, Пекин университетында укуларын дәвам иттерәчәкләр һәм Кытай предприятиеләрендә практика үтәчәкләр. Бер үк вакытта инглиз телен белүләрен камилләштерәчәкләр һәм кытай телен өйрәнәчәкләр.

Таһир САБИРҖАНОВ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ