Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанда «КультТорг» акыллы куллану фестивале

17 нче февральдә Казанда «КультТорг» акыллы куллану фестивале узачак.

17 нче февральдә Казанда «КультТорг» акыллы куллану фестивале узачак. Бирегә килүчеләрне китап алмашу, мастер-класслар, барахолка,  төрле лекцияләр һәм башка кызыклы чаралар көтә.

Фестивальдә эшкәртүгә икенчел чимал, шул исәптән кием-салым, дарулар, катыргы кәгазь, пыяла, пластмасса эшләнмәләрен тапшыру мөмкинлеге дә бар. Шулай ук фримаркет зонасы оештырыла, анда теләгән һәркем үз әйберләрен башкаларныкына алмаштыра яки калдыра алачак.

Фестивальгә экотоварлар да әзерләнгән. Мәсәлән, шәмнәр, интерьер панносы, хушбуйлар, косметика, шоперлар һәм совет чоры савыт-сабасы. Аларны якындагы бәйрәмнәргә бүләк буларак кулланырга мөмкин, дип хәбәр итә оештыручылар.

Чаралар 12:00 сәгатьтән 19:00 сәгатькә кадәр узачак. Кунакларны Бауман урамы, 44/8 адресы буенча көтәчәкләр. Керү ирекле.

12+

Фото: vk.com/culttorg

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

ДРУГИЕ ПУБЛИКАЦИИ

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ