Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанда «Төнге велофест» узачак

Казанда 13–14 август төнендә «Төнге велофест» дигән масштаблы экскурсия узачак, аны быел цифрлаштыру темасына багышлаячаклар. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.17 км озынлыктагы маршру...


Казанда 13–14 август төнендә «Төнге велофест» дигән масштаблы экскурсия узачак, аны быел цифрлаштыру темасына багышлаячаклар. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.




17 км озынлыктагы маршрут шәһәрнең тарихи өлешен һәм елга аръягы районын колачлый. Анда башка шәһәрләрдә яшәүчеләр дә катнаша ала – велофестка чакыру белән беренче тапкыр Волгоградта, Түбән Новгородта һәм Уфада реклама баннерлары урнаштырылган, шулай ук чара турында Санкт-Петербург халкына сөйләячәкләр.
Фестивальдә барлык теләүчеләр бушлай катнаша ала. Теркәлү kazan-velofest.ru сайтында 5 августта ачылачак, ул 13 августка кадәр дәвам итәчәк. Велофестта катнашучыларны җыю 1 Май мәйданында 20:00 сәгатьтә башлана, ә төнге велоузышка старт 22:00 сәгатьтә биреләчәк. Параллель рәвештә проектның фирма продукциясен уйнату белән күңел ачу программасы оештырылачак, фуд-корт ачылачак һәм диджейлар чыгыш ясаячак. Чарада фотографлар һәм видеографлар эшләячәк – катнашучыларга иң яхшы фоторәсемнәр өчен тәмле велосетлар бүләк ителәчәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ