Логотип Магариф уку
Цитата:

Марат Әхмәтов: Милли җанлы җитәкчеләр кирәк (Фото)

Бүген «Адымнар» күптелле мәктәбендә «Татарстан Республикасында милли мәгарифне үстерү» республикакүләм форумы уза.«Милли мәгариф – телебез, милләтебезнең төп умыртка баганасы. Телебез язмышында безгә...

Бүген «Адымнар» күптелле мәктәбендә «Татарстан Республикасында милли мәгарифне үстерү» республикакүләм форумы уза.



«Милли мәгариф – телебез, милләтебезнең төп умыртка баганасы. Телебез язмышында безгә бәйле һәм шулай ук бәйле дә булмаган бик күп сәбәпләр бар. Көн саен яңалык ачасың, тәкъдим, үтенеч ишетәсең. Үземне дә борчый торган мәсьәләләр күп. Иң күңелгә тигәне ватандашларыбызда милләтебез язмышына рухи ихтыяҗ үстерә алмыйбыз. Укытучыларның, мәктәп һәм мәгариф җитәкчеләренең ни дәрәҗәдә татар җанлы булуы мәктәптә татар телендә белем бирүнең эчтәлегенә зур йогынты ясый. Безгә урыннарда татар җанлы район җитәкчеләре дә һәм мәгариф өлкәсендәге идарә җитәкчеләре бик кирәк. Шулай бердәм гаилә кебек булсак кына телебезне саклап кала алабыз», – дип ачып җибәрде пленар утырышны       ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов.

Ул мәгариф тармагына дәүләт чыгымнары күп тотылуын искәртте. 

«Дөресен әйтергә кирәк, республикабызда мәгариф тармагына зур чыгымнар тотыла. Еллык бюджеты 128 млрд сум. Республикабызның 340 млрд сумлык бюджетында мәгариф тармагына никадәр әһәмият бирелә дигән сүз. Милли мәгариф тә үги бала дип әйтмим. Заманыбыз, аралашу мохите руслаша барганда, телебезнең сынау үтми хәле юктыр», – дип сөйләде ул.

Фәния ЛОТФУЛЛИНА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ