Логотип Магариф уку
Цитата:

Санкт-Петербургтагы Анна Ахматова музеена Тукай энциклопедиясе

«Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков һәм бер төркем татар журналистлары, Санкт-Петербургта шагыйрә Анна Ахматова исемендәге музейны караганнан соң, музейга Татарстан Респу...

«Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков һәм бер төркем татар журналистлары, Санкт-Петербургта шагыйрә Анна Ахматова исемендәге музейны караганнан соң, музейга Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты чыгарган Габдулла Тукай энциклопедиясен бүләк иттеләр. Энциклопедиядә Анна Ахматовага багышланган мәкалә дә урын алган. Бу очраклы түгел, заманында Анна Ахматова Габдулла Тукайның «Пар ат» («Пара лошадей»), «Мәктәптә» («В школе»), «Голүмең бакчасында» («В саду знаний»), «Җәй көнендә» («Летом»),«Өзелгән өмид» («Разбитая надежда»), «И каләм!» («О, перо!»), «Көз» («Осень»), «Туган җиремә» («Родной земле»), «Өмид» («Надежда»), «Тәрәддөд вә шөбһә» («Колебания и сомнения»), «Кышка бер сүз» («Слово к зиме») — җәмгысы 11 шигырен рус теленә тәрҗемә иткән

Билгеле, бу Петербургта Ахматова белән бәйле бердәнбер урын түгел. Әлеге музей 1989 елдан бирле эшләп килә. Экспозиция тамаша кылучыларны XX гасыр урталары белән тоташтыра. Ишек төбеннән үк винтаж пальто, винтаж сумка дип карый торган әйберләр, ике ишек яңагына кадак кагып эленгән кер бавы, кечкенә генә мич, коммуналь аш бүлмәсендәге башлыча калай савыт-саба өстенлек иткән киштә, юынгыч; биек түшәмнәрне терәтеп диярлек торган антресольгә шыплап тутырылган эреле-ваклы чемоданнар; диварга берсе өстенә икенчесе ябыштырылган газета битләре дә сине ирексездән шул чорга кайтара. Тарихи фотолар, кулъязмалар, Анна Ахматова яшәгән бүлмәнең интерьеры — барысын да кызыксынып карыйсың. Анна Андреевнаның шәхси әйберләреннән Пунин бүләк иткән япон җилпәзәсе, үзе «мифка» дип йөрткән кечкенә сумкасы, түгәрәк шкатулка, пыяла пудр савыты һ.б.ны күрергә була. Моңа Н.Пунин белән А.Ахматованың мәхәббәт тарихы да өстәлә.

Биредә Анна Ахматова 1952 елга кадәр яши. Беренче тапкыр ул 1918 елны икенче юлы ире шәрык белгече Владимир Шилейко янына килә һәм ике ел яши. Икенчесендә 1926 елда сәнгать белгече, авангардчы Николай Пунин янына күченеп килә. Дүрт бүлмәле фатирда ул вакытта Пунинның үги әнисе, хатыны Анна Аренс, кызлары Ира һәм үзенең улы белән хезмәтчеләре яшәгән... Пунин белән яшәгәндә (аларның никахлары рәсмиләштерелмәгән), Анна Ахматова башлыча тәрҗемә белән шөгыльләнә, Петербург архитектурасының тарихын һәм итальян, инглиз телләрен өйрәнә.

Үзеннән өстен чыгучыларны өнәмәгән Пунинның аны җаен туры китереп шәхес буларак кимсеткән чаклары да аз булмый. Шулай да 1935 елны яла ягып, Лев Гумилев һәм Николай Пунинны беренче тапкыр кулга алгач, Ахматова, аларны азат итүләрен сорап, Сталинга үтенеч хаты яза, Анна Аренс белән бергәләп тентү килгәнче дип аның куркыныч тоелган кулъязмаларын яндыралар. Тикшерү эше туктатылып, аларны азат итәләр. 1938 елны Пунин белән араны өзгәннән соң да, башка барыр җире булмаган Ахматова, балалар бүлмәсенә күченеп, шушы фатирда яшәп кала.

Расиха ФАИЗОВА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ