Логотип Магариф уку
Цитата:

«Тантана» театраль премиясенә гаризалар кабул ителә

«Тантана» театраль премиясендә катнашу өчен гаризалар кабул ителә башлады.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының ел саен үткәрелә торган «Тантана» театраль премиясендә катнашу өчен гаризалар кабул ителә башлады. Гаризаларны 2024 елның 2 мартына кадәр тапшырырга мөмкин.

Премия театр сәнгате өлкәсендә иҗади һәм иҗтимагый казанышларга ирешкән өчен бирелә, дип хәбәр итә Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте. Премиягә дәгъва иткән спектакльләрне күрсәтү хокукына Татарстан Театр әһелләре берлеге, дәүләт муниципаль һәм шәхси театрлары ия.

Шулай ук конкурс комиссиясе карары белән Татарстанның музыкаль-театр сәнгатенә ярдәм итү, республикада музыкаль спектакль жанры үсешенә өлеш керткән иҗади хезмәткәрләр – режиссерларны, композиторларны, артистларны бүләкләү максатында «Н.Г.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе»нең махсус премиясе дә тапшырылачак. 

Моннан тыш, бәйге кысаларында Дамир Сираҗиев исемендәге махсус премия дә каралган. Махсус премия иҗат коллективларына һәм иҗат хезмәткәрләренә, театр сәнгатен үстерүгә, өйрәнүгә һәм пропагандалауга зур өлеш керткән иң әһәмиятле әсәрләр өчен бирелә.

“Тантана” премиясе һәр елны Халыкара театр көнендә – 27 март көнне тантаналы рәвештә оештырыла һәм җиңүчеләргә акчалата бүләк тапшырыла. Быел театр бәйрәме Буа театрының яңа бинасында оештырылачак.

Тулырак мәгълүмат ТР Мәдәният министрлыгы сайтында.

Фәния Лотфуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ