Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстан оста кулларга бай

Татарстанда 2200 студент һәм мәктәп укучысы «Профессионаллар» һөнәри осталык конкурсында катнашачак. Бу конкурс 12 февральдә башланып китте, соңгы 8 нче этап апрель аенда узачак.

«Ярышлар 303 эшчәнлек төре буенча үткәрелә. Конкурс биремнәрен икътисадтагы аерым секторларда эшче һөнәрләренә булган ихтыяҗны  күздә тотып әзерләү мөмкинлеге дә бар. Бәйгедә югары нәтиҗәләр күрсәткән егет һәм кызларга эш табу, эшкә урнашып калу күпкә җиңел», – дип белдерде матбугат конференциясендә ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары  Андрей Поминов.

Быел региональ этаптагы ярышлар  республикабызның 22 төбәгендә  87 мәйданчыкта узачак. Конкурста республика күләмендә җиңүчеләрне матди кызыксындыру каралган: алтын медаль иясенә 150 000, көмеш һәм бронза медаль алучыларга 125 000 – 100 000 сум күләмендә акчалата бүләк биреләчәк. Бәйгедә катнашучылар Россия мәйданына чыгып  шундый ук югары күрсәткечкә ирешсә, бу бүләкләр икеләтә артачак. 

Шунысын да әйтик:«Профессионаллар» һөнәри бәйгесендә Татарстан вәкилләре иң югары  нәтиҗәләргә ирешә. «Абилимпикс»  милли чемпионатта безнең яшүсмерләр 80 медаль алып, ил күләмендә икенче күрсәткечкә иреште. «WorldSkills» хәрәкәтендә катнашучы республикабыз җыелма командасы бүгенге көндә 148  медальгә ия инде. 

Материал, фото: Альберт САБИР

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ