Логотип Магариф уку
Цитата:

Телне ишетеп кенә өйрәнеп булмый

Татарстан Фәннәр академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галиме, ареаль лингвистика бүлегенең өлкән фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты Алинә Җәмил кызы Хөсәенова дистә елдан артык ана телебезнең үзенчәлекләрен өйрәнә.

XXI гасыр ахырына Җир шарындагы 7 меңнән артык телнең 30  процентына юкка чыгу куркынычы яный, диләр. Шундый глобальләшү барганда, бүгенге тел галимнәре нәрсә  өйрәнә икән? Башкортстанның Эстәрлебаш районында туып, Зәйнәб Биишева исемендәге Эстәрлетамак дәүләт педагогия академиясендә татар теле һәм әдәбияты, рус теле һәм әдәбияты укытучысы белгечлеге алып чыккан кызга филология фәненең диалектология тармагына килергә нәрсә этәргеч ясаган? Әңгәмә барышында,  башка мәсьәләләр белән рәттән, әлеге  сорауларга да җавап табарга тырышырбыз. 

– Алинә Җәмилевна, безнең көннәрдә диалектология белән шөгыльләнүчеләр турында ишетелми  кебек. Диалектлар мәсьәләсендә элеккеге галимнәрнең фундаменталь хезмәтләрен инкяр итүчеләр бар икәнен дә ишетеп торабыз. Шуңа күрә Сезнең бу өлкәгә килүегез миндә зур кызыксыну тудыра.
– Дөресен генә әйткәндә, мәктәптә укыганда, мин күбрәк төгәл фәннәр белән кызыксына идем. 11 нче сыйныфта район газетасында мәкаләләрем, шигырьләрем чыга башлады да ничектер җиңел генә тел һәм әдәбият өлкәсенә кереп кителде. Әти-әни дә бу кызыксынуымны хуплады. Фән белән, аеруча диалектология белән кызыксыну студент вакытларына барып тоташа. Академиядә төрле төбәкләрдән, районнардан килгән студентлар белән аралашканда теге яки бу сүз турында: «Бездә аны болай түгел, тегеләй  әйтәләр»,– дигән очраклар еш очрый иде. Әйтик, шул бер үк камыр ризыгын кемдер татлы бәлеш дисә, икенче берәү сәмбүсә, бөкри, сумса дип атый. Моңа кадәр колак ишетмәгән ят сүзләрнең булачак филологта  кызыксыну уятуы гаҗәп түгел. Фәнни экспедицияләрдә катнашуның да тәэсире булмый калмагандыр. Бу фәнгә кызыксыну уятуы өчен зур шәхес – диплом эше җитәкчесе филология фәннәре докторы Насыйпов Илшат Сәхиятулла улына рәхмәтлемен. Казанга мин менә шул өлкәдә тикшеренү эшләре алып барам дигән уй белән килдем  һәм аспирантурага кердем. Мәшһүр диалектолог, филология фәннәре докторы, профессор Дөрия Бәйрәмовна Рамазанова җитәкчелегендә РФ халыклары телләре (татар теле) белгечлеге буенча «Оренбург өлкәсе татар сөйләшләренең лексик-семантик системасы» темасына кандидатлык диссертациясе якладым. Фәнни хезмәтемдә беренче тапкыр монографик планда Оренбург өлкәсендә таралган татар сөйләшләренең лексикасын система буларак комплекслы тикшердек. Монографиям басылып чыкты. Әлеге төбәктә өч татар сөйләше таралган: көнбатыш диалектның шарлык сөйләше, урта диалектның каргалы һәм богырыслан сөйләшләре. Җитәкче сайлаганда кемгә барыйм икән дип баш ватасы да булмады, чөнки Дөрия Бәйрамовна татар диалектологиясендә иң абруйлы,  киң карашлы галим иде. Ул фән юлында юл күрсәтүче, киңәшче- остазым булды. Аның төпле фикерләре бүген дә безнең тикшеренүләрнең нигезе булып тора. Урыны җәннәттә булсын.
– Диссертация яклаганнан соң, ике ел (2015–2017) М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетында «Хәзерге татар әдәби теле»н укыткансыз. Ни өчен кире Казанга килергә булдыгыз?
– Казан ул инде татар дөньясының мәркәзе, биредә татар мохите. Дөрес, институтта укытканда, параллель рәвештә фән белән дә шөгыльләнергә мөмкинлек бар иде, тик аңа вакыт аз кала иде шул. Аннан диалектолог булгач, бары тик китапка нигезләнеп кенә эшләп булмый, монда тере тел материалына мөрәҗәгать итү, ягъни экспедицияләргә бару мөһим. 
– Ареаль лингвистика  дигәннән укучы нәрсә аңларга тиеш? 
– Диалектология, диалекталь фонетика һәм лексика – минем фәнни тикшеренү өлкәләре булып тора. Элек Олег Ришатович Хисамов җитәкчелегендәге бүлек лексикология һәм диалектология бүлеге дип атала иде. Узган елдан киңрәк планда  ареаль тикшеренүләргә йөз тотылды һәм исеме дә алыштырылды. Бүлектә төрле юнәлештә эшләүче дүрт диалектолог бар. Без, нигездә, экспедицияләрдә төбәкләрдәге сөйләш вәкилләре белән аралашып, сөйләм үзенчәлекләрен өйрәнәбез. Аудиоязмалар, махсус анкеталар, сораулыклар аша материал туплап, бүлектә шуларны тикшерәбез. Шәхсән мин моңарчы диалекталь лексика юнәлешендә эшләгән булсам, хәзер инде диалекталь фонетика буенча тикшеренүләр үткәрәм. Бу очракта  ишетеп кенә язу  субъектив була. Шуңа күрә заманча инструменталь алымнар кулланабыз. Моның өчен махсус программа нигезендә авазларның көче, күләме, интонациясе һәм башка үзлекләре төрле категорияләр буенча өйрәнелә. Спектрограммалар ярдәмендә аудиоязманы өлешләргә, морфемаларга, авазларга бүлеп, диалекталь сөйләмне анализларга мөмкин. 
 

Иделдән Бурятиягә кадәр
– Татар теле диалектларын өйрәнүнең бер гасырдан артык  тарихы бар. Әле һаман экспедициягә чыгып, өйрәнерлек урыннар калдымыни?

– Тел бик үзгәрүчән. Шул исәптән диалекталь фонетика да. Әйтик,  50 ел элек булган сөйләш белән бүгенгесен чагыштырсак, аларның аерымлыгын  ачык күрербез. Узган ел Башкортстанның татар авыллары күп булган Эстәрлетамак һәм Гафури районнарында, Мордовиядә һәм Кемерово өлкәсендә булып кайттык. Кемерово өлкәсендә, нигездә, теге яки бу сәбәпләр аркасында Идел-Урал буйларыннан күченеп килгән татарлар теле –«күчмә сөйләш» вакилләре аеруча кызыксыну уята. Быел янә Мордовиягә һәм әлегә өйрәнелмәгән як – Бурятиягә бару планлаштырыла. Рәсми документларга караганда, анда да унлап районда татар авыллары бар. Әмма андагы тел үзенчәлекләрен әлегә белмибез, чөнки ул төбәктәге татар сөйләшләре бөтенләй тикшерелмәгән диярлек.
Диссертациямдә лексик үзенчәлекләрне тикшергән булсам, хәзер инде мин өлешчә фонетик үзенчәлекләрне, ягъни авазларның яңгырашын, нигездә, урта диалектның тартыклар системасын өйрәнәм. Экспедициядә тупланган материалларны элек тупланганнар белән дә, әдәби тел белән дә, башка тугандаш, тугандаш булмаган телләр белән дә чагыштырып өйрәнәбез һәм билгеле бер нәтиҗәләр ясап, мәкаләләр, монографияләр, китаплар бастырабыз, фәнни конференцияләрдә чыгышлар ясыйбыз. 
Институт тарафыннан үткәрелә торган комплекслы экспедицияләр турында аерым әйтергә кирәк. Аның асылы шунда: төрле өлкәдәге белгечләр, мәсәлән тел, әдәбият, фольклор, сәнгать белгечләре һ.б. милләтәшләребез күпләп яши торган төбәкләргә барып, аларның сөйләшен төрле яклап өйрәнеп, материал  туплый. Әлеге тикшеренүләрнең нәтиҗәсе буларак, «Милли-мәдәни мирасыбыз. Фәнни экспедицияләр хәзинәсеннән» дигән китаплар сериясе чыгып бара. Шәхсән үзем Татарстанның Мамадыш, Баулы районнарын, ә республикадан читтә күбрәк Себер якларын өйрәндем. Иркутск, Красноярск, Төмән өлкәләрендә генә дә ике тапкыр булырга туры килде. Экспедицияләр, гадәттә, җәйгә планлаштырыла, ә Себер якларына кышын да йөрергә кирәк, чөнки татар авыллары урнашкан саз ягына җәй көннәрендә керүе авыр. 
– Юк-юк та татар телен бүлгәләп бетерүдә гаепләп, диалектологларны тәнкыйть утына  эләктергәлиләр... 
– Татар телендә өч диалект бар. Ул этник (Казан, мишәр, Себер татарлары) һәм территориаль (урта, көнчыгыш, көнбатыш) принципка карап бүленә. Безнең максат аеру, бүлгәләү түгел, ә киресенчә, аларның үзенчәлекләрен өйрәнеп, уртак якларын барлау. Төймәнең һәр сәйләне үз урынында булганда гына ул бер бөтен була. Телебезнең үзенчәлекләрен барлаганда да без бит теге яки бу сүзнең нәкъ татар теленә караганын, үзебезнеке булуын билгелибез һәм шуңа нигезләнеп татар  теленең бай һәм күпкырлы икәнен ачыклыйбыз.
– Язмаларны басмага әзерләгәндә, без журналистлар еш кына шундый күренешкә тап булабыз: «Мондый сүз юк» , –дип, сүзлек тотып, корректор килеп җитә. Һәр очракта сүзлеккә ябышып ятарга тиешбезме? 
 – «Мондый сүз юк» дигән нәтиҗә, гомумән, булырга тиеш түгел. Әлбәттә, мондый сүз бар, дип үзеңнекен исбат итәргә кирәк. Тел бит ул тере. Әдәби тел ул –  милли телнең нормага салынган һәм билгеле  стильләрдә кулланылган мөһим бер өлеше генә. Диалекталь сүзләр куллану – телнең байлыгы, бизәге. Төбәкләрдәге җирле халык   әдәби телдә генә сөйләшми, гаиләдә, туганнар, күршеләр белән бизәкләргә  бай, тере җирле татар телендә сөйләшә. Ә менә фәнни хезмәт язганда вазгыять башка. Кабул ителгән фәнни термин бар икән, аның урынына диалекталь сүз куллана алмыйсың. Әдәби әсәрдә, публицистикада ул,  киресенчә, кирәк. Диалектизм функцияләренең берсе ул –  персонажлар теленең үзенә генә хас җирле үзенчәлекләрен күрсәтү. Диалектларның тагын бер әһәмиятле бурычы – телне баету. Элек диалекталь булган сүзләрнең хәзер әдәби лексиконга кереп китү очраклары да күзәтелә. 
– Соңгы вакытта үзегезнең иң зур табышыгыз дип нәрсәне әйтер идегез? 
– Без, төгәл фәннәрдәге кебек, кискен ачышлар ясамыйбыз. Безнең фән озак күзәтүләр таләп итә торган дәвамлы процесска нигезләнә. Тагын бер нәрсәне истә тотарга кирәк, диалекталь үзенчәлекләрне өйрәнү үз җирле телне яхшы белгән сөйләш вәкилләре булганда гына мөмкин. Андыйларның саны, кызганычка, кими бара. Фәнни яссылыкта, телдәге теге яки бу  күренешнең татар теленә карау-карамавын ачыклау авыр түгел, ул ярылып ята: сүзнең этимологиясе, мәгънә күчешләре һ.б. Фонетикага килсәк, ул авазның вариантлары-фонемалары аша чагыла. Эшем миңа әлегәчә кызык. Кайсы гына төбәккә фәнни экспедициягә чыксаң да, һәрвакыт ниндидер яңалык табасың, үзең өчен ачышлар ясыйсың.  Шуны башкаларга да җиткерәсе килә.
– Диалектология белән кызыксынучыларга нәрсә киңәш итәр идегез?  
–Фәннәр академиясенең сайтындагы TATZET платформасында Татар теле; зур электрон тупланмасында  безнең басылып чыккан китапларыбызны электрон форматта таба алалар. Анда шулай ук лексикографик фонд та бар.  Ә инде  диалектологик берәмлекләрне баетуга килгәндә, һәр кеше үзенең районында, авылында булган уникаль тел үзенчәлекләрен, матур җирле сүзләрне сөйләмдә файдаланып, балаларга өйрәтеп, саклап калса, телебезнең байлыгы саекмас иде...

Расиха ФАИЗОВА
Автор фотосы
 
Төп фәнни хезмәтләре:

Монографияләр һәм коллектив монографияләр:
1.     – Хусаинова А.Я. Татарские говоры Оренбуржья: лексико-семантический аспект / А.Я. Хусаинова. – Казань: ИЯЛИ, 2017. – 188 с. 
2.    Хөсәенова А.Я. Җирле диалект лексикасы // Татар лексикологиясе: өч томда / проект җит. М.З.Зәкиев; ред. Г.Р. Галиуллина. – Казан: ТӘһСИ, 2016. – Т. II. – 136-162 б. 
3.    Хөсәенова А.Я. Диалектологик сүзлекләр. – Татар лексикологиясе: өч томда. – Казан: ТӘһСИ, 2018. –Т III. 2 кис. – 211—223 б.
4.    Хусаинова А.Я. Диалектный консонантизм татарского языка: история изучения. // Сборник: II Международный симпозиум татарской культуры, истории и литературы им. Ш. Марджани (2018, Анкара). II Uluslararası Şıgabutdın Marcanı Tatar Külturu, Tarıhı ve Edebıyatı Sempozyum (11–14 ноября 2018 г., Анкара). – С. 130–134.

5.     Хөсәенова А. Я. Татар күчмә сөйләшләренең формалашу тарихы һәм үзенчәлекләре // Эхо веков, 2020. – №3 . – С. 176–183.
6.    Хусаинова А.Я. Татарские говоры Оренбургской области / А.Я. Хусаинова. – Казань: ИЯЛИ, 2021. – 88 с.
7.    Хусаинова А.Я. Фонетические и лексические особенности татарских переселенческих говоров Иркутской области // Милли-мәдәни мирасыбыз: Иркутск өлкәсе татарлары. – Казан, 2021. –  149–196 б.
8.    Хөсәенова А. Татар күчмә сөйләшләренең консонант системасы үзенчәлекләре. // Қазақстан және Түркі әлемі: қоғамдық ғылымдар саласындағы өзекті җмәселелер. Халықаралық онлайн симпозиум материалдары. 24 сәуір 2021 жыл. – Нұр-Сұлтан, 2021. –  363–367 б.
9.    Хусаинова А.Я. Диалектная лексика татарского языка  // Лексикология татарского языка: в трёх томах / Редкол.: М.З. Закиев, А.К. Булатова, К.М. Миннуллин, О.Р. Хисамов; науч. ред. Г.Р. Галиуллина.  –  Казань: ИЯЛИ, 2022. – Т. II. – С. 135–161.
10.    Хусаинова А.Я. Взаимосвязь местного диалекта и общеупотребительной лексики татарского языка // Язык. Личность. Культура: сборник научных статей по итогам Всероссийской с международным участием научно-практической конференции, посвященной 175-летию И. Я. Яковлева и 65-летию присвоения педагогическому университету имени И. Я. Яковлева – Чебоксары: Чуваш. гос. пед. ун-т, 2023. – 332–337 с.
11.    Хөсәенова А.Я. Татар телендә тел алды /ʒ/ сибилянты һәм тел уртасы /j/ сонантының үзара бәйләнеше // Фәнни Татарстан. 2023.  –№ 3. – 32–37 б..

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ