Логотип Магариф уку
Цитата:

Түбән Кама балаларын мәктәпкә әзерләргә чакыралар

Түбән Камада «Мәктәпкә әзерләүдә ярдәм ит» традицион акциясе башланды. Ул авыр тормыш хәлендә калган балалар тәрбияләүче гаиләләргә ярдәм итү, мәктәпкә әзерләү, аларны иң кирәкле әйберләр белән тәэмин...

Түбән Камада «Мәктәпкә әзерләүдә ярдәм ит» традицион акциясе башланды. Ул авыр тормыш хәлендә калган балалар тәрбияләүче гаиләләргә ярдәм итү, мәктәпкә әзерләү, аларны иң кирәкле әйберләр белән тәэмин итү максатыннан уздырыла. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә. 
Мәктәп кирәк-яракларын җыю И.Садыйков исемендәге Балалар һәм яшьләр иҗаты сараенда (Тукай ур., 21) эш көннәрендә 9:00–17:00 сәгатьләргә кадәр үткәрелә. Шулай ук шәһәр һәм район мәктәпләрендә дә бу эш оештырыла. 
«Күп еллар дәвамында битараф булмаган кешеләр Түбән Кама муниципаль районында мохтаҗ гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга мәктәпкә әзерләнергә булыша. Чакыруга кушылган түбәнкамалыларга рәхмәт белдерәбез һәм район халкын да акциягә кушылырга чакырабыз», – дип мөрәҗәгать итте социаль челтәрләрдәге битендә Түбән Кама муниципаль районының мәгариф идарәсе башлыгы Айдар Гарифуллин.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ