Логотип Магариф уку
Цитата:

Урак өсте хатирәләрен яңартып...

Кырдагысы түгел, амбардагысы икмәк, дип юкка гына әйтелмәгәндер халык мәкалендә. Чөнки ашлык кайтып урнаштырылгач кына, игенчеләр җиңел сулап куя. Ындыр табагында эшләүчеләрнең дә табыннарыбызны икмәк...

Кырдагысы түгел, амбардагысы икмәк, дип юкка гына әйтелмәгәндер халык мәкалендә. Чөнки ашлык кайтып урнаштырылгач кына, игенчеләр җиңел сулап куя. Ындыр табагында эшләүчеләрнең дә табыннарыбызны икмәкле итүдә өлеше бик зур. Ындыр табагы яныннан үткәндә, мин узган гасырның 90 нчы елларында үзем вакытлыча амбар табагы мөдире булып эшләгән елларны искә төшерәм.Ул вакытта әле күмәк хуҗалыклар эшләп тора. Киров исемендәге күмәк хуҗалыгының Урта Кирмәндәге ындыр табагы ашлык киптерү җайланмасы, трактор-машиналар тавышыннан гөр килеп тора иде. Ул елларда алып барылган икътисади реформаларның беренче этабында республикабызның агросәнәгать комплексы тотрыклы үсте. Ул вакытта колхозыбызның 1456 гектарда чәчүлек җире генә бар иде. Дәүләт ашламаны жәлләми, гектарына 5 ц кертү мөмкинлеге бар. Хезмәтне оештыруның төрле формаларын кулланып, ашлык үстерүнең технологияләрен төгәл үтәү яхшы нәтиҗәләр бирә: 1990 елда 1 га дан 30,6 ц, 1991 елда 31,6 ц ашлык җыелды. Ул вакыттагы колхоз рәисе Хәлим Сәлаховның әйтүенә караганда, алга таба елларда ул 40 ц га җиткән.
Мин ул елларда авыл Советы рәисе вазифасында идем. Колхоз рәисе Х.Сәлахов, бөтен тырышлыкны бер йодрыкка туплап, игеннәрне урып-җыюны кыска вакыт эчендә, югалтуларсыз  башкарып чыгу планын эшли иде. Шуннан дәррәү килеп әлеге планны тормышка ашыру эшенә керешә идек. Иген басуы-ындыр табагы конвейерында өзеклекләр булмасын өчен, алдан ук хәстәрен  күрдек – эш иртә таңнан төн уртасына кадәр өч сменада оештырылды. Беренче сменада авыл интеллигенциясе, пенсиядәге апалар эшләсә, икенче сменада мәктәп укучылары, студентлар, шәһәрдән әбиләренә кайткан оныклар, төнгегә инде пенсиядәге абыйлар килә иде. Көн дәвамында 30–40 кеше эшли монда. Ике тапкыр кайнар аш ашатуны оештырдык. Кызыксындыру да көчле иде – 5 көн эшләгән кешегә 1 ц ашлык бирелә. Барлык социаль объектларның эш сәгатьләре кырга китүчеләр өчен уңайлы вакытка күчелде. Сүз дә юк, ул вакыттагы ындыр табагының техник мөмкинлекләре шулкадәр мул чыккан ашлыкны кабул итеп, эшкәртеп урнаштырырлык дәрәҗәдә түгел иде. Күп эш кулдан башкарыла, җилгәргеч, төягеч машиналар искергән. Чистарту агрегаты янында эшчеләр мәш килә – кайткан бер ашлыкны чистартып өлгерергә кирәк. Тәүлектән тәүлеккә өлгереп барырга тырышабыз. Ләкин бу мөмкин түгел иде. Басуда 15–20 комбайн икмәк суктыра, көнгә 400 әр тонна ашлык кайта. Бер тапкыр комбайнчы Фаил Насыйбуллин үзе генә 100 тонна бөртек суктырып кайтарды. Кайткан ашлыкны куеп торырга өсте ябулы мәйданнар җитешми, ашлыкны асфальтланган мәйданнарга ачык һавага салабыз. Хәлим Шиһапович, асфальт заводыннан асфальт кайтартып, өстәмә мәйданнар ясатты. Юешрәк  кайткан ашлыкны киптерү өчен киптерү агрегатының да бер генә барабаны эшли иде, ут кабып җәфалады. Шундый кыенлыклар булуга карамастан, һәркем үз участогында зур җаваплылык тоеп эшен башкарды, беркем дә сынатмады, дилбегә кактырмыйлар, диләр андыйлар турында. Ындыр табагы икмәк өчен көрәш штабын хәтерләтте. Рәис машинасында, автобуста, идарәдә, ындыр табагында урнаштырылган рацияләр аша барлык ашыгыч хәбәр ындыр табагына килеп торды, кирәкле карарлар шунда ук кабул ителде. Ул вакыттагы склад мөдире Рәис Насыйбуллинның каядыр барып утырып торганын хәтерләмим, әзер ашлыкны урнаштыру өчен складларны үз вакытында әзерләде, эшләүчеләрне себерке, көрәк белән вакытында тәэмин итте, ә ЗАВ машинисты Илсур Юнысов икешәр смена рәттән эшли иде.
Ашлык төягән машиналар бер-бер артлы кайта тора, монда оста режиссер кебек, кырдан кайтканын – эшкәртү мәйданына, чистартылганын амбарларга озатып торасың. Бушаган арада кулыңа көрәк, я себерке аласың. Икенче яктан ашлыкны дәүләт амбарларына ташучы машиналар килеп тора. Аларны да тоткарлыксыз төяп озатырга кирәк. Ярый әле,  мәктәп укучылары, авыл интеллигенция вәкилләре, шул исәптән  без – укытучылар да ярдәмебездән ташламадык.
Бүген дә районыбыз кырларында урып-җыю бара.  Көннәр генә матур торсын да, игенчеләрнең тырышлыгы, куелган максатка омтылулары көткән нәтиҗәне бирсен.

Ринат ХӘЙРУЛЛИН, Мамадыш районы Урта Кирмән урта мәктәбе укытучысы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ