Логотип Магариф уку
Цитата:

Кариев театры юбилей сезонын ача

Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры 30  сентябрьдә 35 нче юбилей театраль сезонын ача. Бу уңайдан тамашачыларга «Яралу» музыкаль-хореографик перформансы һәм узган сезонның...

Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры 30  сентябрьдә 35 нче юбилей театраль сезонын ача. Бу уңайдан тамашачыларга «Яралу» музыкаль-хореографик перформансы һәм узган сезонның премьерасы – «Йосыф» спектакле тәкъдим ителәчәк, дип хәбәр итә Кариев театрының матбугат үзәге.
17:30 сәгатьтә театр каршындагы мәйданда «Яралу» музыкаль-хореографик перформансы узачак. Аның режиссёры – Булат Гатауллин, идея авторы һәм хореограф – Елена Музеева.
18:30 сәгатьтә – Идел буе Болгарында ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына багышланган «Йосыф» спектакле тәкъдим ителә. Режиссёр – Россиянең атказанган артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Ренат Әюпов.
Болгар чоры шагыйре Кол Галинең XIII йөздә иҗат ителгән поэмасы нигезендә Йосыф, аның әтисе, абыйлары турында бөтендөньяга билгеле легенда ята. Кариев театры татар халкының яраткан китабына музыкаль-пластик куелыш аша яңача караш ташларга чакыра. Борынгы тарих аша бүгенге көн тамашачысы белән гадел һәм тугры булу, сыналу һәм сынмау, олы мәхәббәткә һәм яхшылык яманлыкны җиңәсенә ышану, язмышка буйсыну хакында сөйләшү көтелә.

Көн дәвамында театр бинасы янында аудиогазета яңгырап торачак. Артистларыбыз театр тарихына бәйле иң кызыклы истәлекләре белән бүлешәчәк.
Шулай ук бу көнне театр фойесында кунаклар өчен фотограф, режиссёр, сценарист, драматург, Д.Сираҗиев исемендәге премия лауреаты Рәмис Нәҗмиевнең фотокүргәзмәсе эшләячәк. Күргәзмәдә Г.Кариев театры сәхнәсендә төрле елларда уйналган спектакльләрнең фотоларын күрергә мөмкин булачак.

Фәния Лотфуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ