Илсур Һадиуллин: «Сәнгать ул барыбызны да тәрбияли»
Бүген Казан шәһәренең 11 нче лицеенда сәнгать буенча Бөтенроссия укучылар олимпиадасының йомгаклау тантанасы узды. Җиңүчеләрне Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин сәламләде.«Сә...
Бүген Казан шәһәренең 11 нче лицеенда сәнгать буенча Бөтенроссия укучылар олимпиадасының йомгаклау тантанасы узды. Җиңүчеләрне Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин сәламләде.

«Сәнгать ул безнең барыбызны да тәрбияли. Шартлар тудыра һәм гомеребез ахырына кадәр озата бара. Сез монда килеп кабаттан үзегезнең никадәр сәләтле, акыллы һәм интеллектуаль яктан бай икәнлегегезне күрсәттегез. Үзегезнең белемнәрне киләчәк буыннарга тапшырырлык дәрәҗәдә булуыгыз, нык сөендерә. Димәк, илебезнең киләчәге өметле», – дип сөйләде ул.

Быел Татарстан Республикасы 2023 елның 18–24 мартында узачак сәнгать буенча Бөтенроссия укучылар олимпиадасының йомгаклау этабын уздыру урыны итеп сайланган иде. Олимпиаданың максаты – мәктәп укучыларында иҗади һәм интеллектуаль сәләтләрне, мөстәкыйль тикшеренү эшчәнлегенә кызыксыну һәм омтылышларны ачыклау һәм үстерү.

Быел олимпиада кунаклары өчен кызыклы белем бирү программалары, мәдәни чаралар, шулай ук Укытучылар һәм остазлар елына багышланган ачык лекция оештырылды. Олимпиадада катнашу өчен Россия Федерациясенең 72 субъектыннан 247 катнашучы гариза биргән. Жюрида илнең әйдәп баручы югары уку йортларының филология, тарих, философия, педагогика фәннәре докторлары һәм кандидатлары, сәнгать белеме кандидатлары эшләде.

Фәния Лотфуллина
Язмага реакция белдерегез
Вход на сайт
Яңа Арышлар Шәткедә дә сынатмады
Хәзерге вакытта әйләнә-тирә мохитне саклауга төрле дәрәҗәләрдә зур әһәмият бирелә. Әле менә быел 21 март көнне Теләче районының Шәтке урта мәктәбендә мәктәп укучыларының «Әйләнә-тирәбездә экология» ди...
Хәзерге вакытта әйләнә-тирә мохитне саклауга төрле дәрәҗәләрдә зур әһәмият бирелә. Әле менә быел 21 март көнне Теләче районының Шәтке урта мәктәбендә мәктәп укучыларының «Әйләнә-тирәбездә экология» дип аталган IV республикакүләм фәнни-гамәли конференциясе булып узды. Бу чарада безнең мәктәп укучылары да үзләренең эзләнү эшләре белән катнашты.
Конференциянең «Гуманитар предметларда экология» дип аталган 4 нче номерлы секция утырышында 6 нчы сыйныф укучысы Шамсувалеева Азалия «Якташ шагыйрьләр иҗатында экология темасы» (җитәкчесе Галимова Г.Н.) дигән эшен яклады. Мәртәбәле жюрида Теләче районы мәгариф бүлегеннән җитәкче урынбасары Якупова Л.К., методист Сахабиева Г.М., Шәтке урта мәктәбе укытучылары Габделхәева Р.Х., Кадыйрова С.В. эшләде. Укучыбызның эше 2 дәрәҗә Дипломга лаек булды. Шул ук секциядә чыгыш ясаган Вәлиева Ильвина «Рус шагыйрьләренең шигырьләрендә табигать күренешләре» (җитәкчесе Әхтәмова Ф.К.) дигән эзләнү эше белән лауреат Дипломына ия булды.
«Чишмәләрдә кеше язмышы – Гатиятулла чишмәсе» дип исемләнгән эзләнү эше белән 5 нче сыйныф укучысы Галимова Диләрә (җитәкчесе Галимов И.В.) «Экология һәм ул гына түгел...» дип исемләнгән 6 нчы номерлы секция эшендә катнашты. Мәртәбәле жюри – педагогика фәннәре кандидаты, Татарстанның атказанган укытучысы Нәбиуллин Д.Х., Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы Төньяк территориаль идарәсенең 3 нче разрядлы инспекторы Фарухова Л.М., Шәтке урта мәктәбенең укытучылары Гыймадиева Р.С., Музафарова С.Ю. – аның эшен 3 дәрәҗәле Дипломга лаек дип тапты.
Укучыларыбыз алга таба да бу юнәлештәге эзләнү эшләрен дәвам итәргә һәм тагын да тирәнәйтергә дигән төпле фикерләр белән кайттылар.
Дамир Нәбиуллин, Балык Бистәсе районы Яңа Арыш урта мәктәбе директоры

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Яңалыклар битенә керегез
Комментарийлар