Логотип Магариф уку
Цитата:

7 нче июньдә ТР Дәүләт сынлы сәнгать музеена бушлай керергә мөмкин

Бүген, айның беренче сишәмбесендә, ТР Дәүләт сынлы сәнгать музее филиалларына керү ирекле. Заманча сәнгать галереясына, Казан Кремлендәге «Хәзинә» милли сәнгать галереясына һәм ТР Дәүләт сынлы сәнгать...

Бүген, айның беренче сишәмбесендә, ТР Дәүләт сынлы сәнгать музее филиалларына керү ирекле. Заманча сәнгать галереясына, Казан Кремлендәге «Хәзинә» милли сәнгать галереясына һәм ТР Дәүләт сынлы сәнгать музееның төп бинасына бушлай кереп була, дип хәбәр итә музейның матбугат хезмәте.
«Хәзинә» галереясында шәһәр халкы һәм кунаклары рәссам Н.Пономаревның Казан пейзажларын карый алалар. ТР Дәүләт сынлы сәнгать музееның төп бинасында Николай Фешин эшләре күргәзмәсе уза, рус һәм иконоязма сәнгатенең даими экспозицияләре, «В гостях у Бренингов» һ.б. эшли. Заманча сәнгать галереясында «Бубновый валет» берләшмәсеннән авангард-рәссамнарның картиналары күргәзмәсен карарга мөмкин.
Галереяларның эш режимы ТР Дәүләт сынлы сәнгать музееның рәсми сайтында урнаштырылган, дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат үзәге.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ