Логотип Магариф уку
Цитата:

Әдиятуллина премиясе ияләрен эзли

«Ярдәм» хәйрия фонды элеккеге хезмәткәре, татар журналистикасы ветераны Әлмирә Әдиятуллина вафатыннан соң аның исемендә махсус премия булдыру турында карар кылды.

Бөтендөнья Татар конгрессы башкарма комитетының Казан бүлеге рәисе Фәрит Мифтахов  мөселманнарыбыз һәм дини тормыш турында актив язган өч журналистка – Мөслимә Шәфыйк, Вәсилә Рәхимовага 2022 елда шул бүләген тапшырырга да өлгерде. Һәм, ниһаять, «Ярдәм» фонды быелдан башлап Ә.Әдиятуллина исемендәге үз бүләген булдыру  хакында хәбәр итте. Ул 5 төрле номинациядә: ТВ, радио тапшыру, радиода репортаж, яңалыклар, интернет-матбугат язмалары һәм газета-журнал мәкаләләре буенча билгеләнәчәк. Конкурс нигезләмәсе белән «Ярдәм» фонды сайтында һәм «Мөслимә» газетасында танышырга мөмкин булачак. Әлегә ул эшләү  этабында, шуңа да бүләкләнүчеләр ничәү буласы, рус һәм татар телләрендәге материалларга бәяләмә ни рәвешле биреләсе  билгесез.

 

 Шуны да әйтик: журналист Ә.Әдиятуллина Башкортстанның  Илеш районы Сәеткол авылында 1938 елда туган, 1965 елда Казан дәүләт университетының филология факультетын тәмамлагач, «Совет мәктәбе» – «Мәгариф», «Азат хатын» – «Сөембикә»   журналларында эшләгән. 1980–1990 елларда  милли яңарыш хәрәкәтендә, мөселманнар тормышында актив катнашкан. 1996–1999 елларда «Мөхәммәдия» Казан югары мөселман мәдрәсәсендә укыган.

 

Вафатына ун ел кала «Ярдәм» фонды һәм мәчете эшендә актив катнашкан.  Авырып  урын өстендә калгач, соңгы ике елда Әлмирә Әдиятуллинаны карау һәм соңгы юлга озатуны әлеге фонд  үз өстенә алган иде. Каләмдәшебез 2021 елның 27 июлендә вафат булды.  

Альберт САБИР

Фото архивтан алынды

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ