Логотип Магариф уку
Цитата:

«Мәгариф»нең яңа саны

Апрель, Туган тел, Тукай премиясеАпрель аенда Казанның 39 нчы урта мәктәбенә 85 ел тула. «Мәгариф»нең яңа саны әлеге мәктәпнең үткәненә һәм бүгенгесенә багышланган берничә язма белән башланып китә. Мә...

Апрель, Туган тел, Тукай премиясе
Апрель аенда Казанның 39 нчы урта мәктәбенә 85 ел тула. «Мәгариф»нең яңа саны әлеге мәктәпнең үткәненә һәм бүгенгесенә багышланган берничә язма белән башланып китә. Мәктәп директоры Галина Нәҗипова, «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы – 2018» Бөтенроссия бәйгесе җиңүчесе Илмира Әпсәләмова белән әңгәмәләр, инглиз теле укытучылары белән үткәрелгән түгәрәк өстәлдән язма әнә шундыйлардан.Апрель аенда Туган тел көне бәйрәм ителә, Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенең 2019 елгы лауреатлары билгеле була. Бу уңайдан һәм шулай ук «Татар халкының үсеш стратегиясендә милли мәгариф системасы» темасын да дәвам иттереп,  журнал битләрендә сәясәтче һәм җәмәгать эшлеклесе Фәндәс Сафиуллинның «Теле үлемсез халык – үзе үлемсез», Казандагы Ш.Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясе директоры, Татарстанның халык укытучысы Камәрия Хәмидуллинаның «Ана телендә укыту ул – өстенлекле укыту!» язмалары игътибарга лаек. Ә Тукай премиясенә кандидатларга килгәндә, Арчадагы 2 нче урта  мәктәпнең  югары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Рәсимә Ибраева журнал укучылары хөкеменә Галимҗан Гыйльмановның «Ике дус һәм Ак бабай хакында кыйсса»сын өйрәнүгә багышланган татар әдәбиятыннан дәрес эшкәртмәсе тәкъдим итә.
«Мәгариф»нең иң зур һәм эчтәлекле проектларыннан берсе булган «ФДББС буенча иң яхшы дәрес» конкурсының чираттагы этабы үзенең ахырына якынлаша. Май санында җиңүчеләр билгеле булачак. Ә бу санда әлеге конкурс кысаларында икътисад, математика һәм биологиядән иң яхшы дәресләр урын ала.
Журнал битләрендә шулай ук Казанның иң алдынгы белем учакларыннан берсе саналган 146 нчы мәктәп мөгаллимнәре үзләренең эш тәҗрибәләре белән уртаклаша.
Раушания ХӨСНЕТДИНОВА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Казанда Бөтендөнья татар хатын-кызлары съезды узачак

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты «Ак калфак» татар хатын-кызлары оешмасы белән берлектә агымдагы елның 18-20 апрель көннәрендә Бөтендөнья татар хатын-кызлары съездын уздыра, дипе хәбәр итә...

Казанда Бөтендөнья татар хатын-кызлары съезды узачак
Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты «Ак калфак» татар хатын-кызлары оешмасы белән берлектә агымдагы елның 18-20 апрель көннәрендә Бөтендөнья татар хатын-кызлары съездын уздыра, дипе хәбәр итә матбугат хезмәте.
Исегезгә төшерәбез, әлегә кадәр бу җыелышлар форум буларак оештырылып килде, 2017 елда аның бишенчесе узган иде.
Съезда Татарстан районнарыннан, Россия Федерациясенең 67 регионыннан, 27 Ерак һәм Якын чит илләрдән 500 делегат катнашачак. Шулай ук чарада махсус чакырылган, мәртәбәле кунаклар катнашуы да көтелә.
Фото: tatar-congress.org

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Яңалыклар битенә керегез
БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ