«Апуш» татар балалар театр студиясе тәүге спектаклен күрсәтте
«Сәйдәш» мәдәният үзәгендә «Апуш» татар балалар театр студиясенең премьерасы узды. Тамашачылар 30 шәкертне туплаган студиянең тәүге эше белән танышты.Искәртеп узыйк, студия Казан Мэры патронажы астынд...
«Сәйдәш» мәдәният үзәгендә «Апуш» татар балалар театр студиясенең премьерасы узды. Тамашачылар 30 шәкертне туплаган студиянең тәүге эше белән танышты.
Искәртеп узыйк, студия Казан Мэры патронажы астында гамәлгә ашырыла. Беренче сәхнә эше буларак драматург Равил Бохараевның Мөдәррис Әгъләмов тәрҗемәсендә «Апушның тылсымлы төшләре» пьесасы сайлап алынды. Әйтергә кирәк, әсәр татар телендә тәүге тапкыр сәхнәләштерелде. Спектакльдә «Апуш» студиясенә йөрүче барлык укучылар да катнашты.
Пьесаның төп герое – бәләкәй Апуш. Төшендә ул Су анасы, Шүрәле, Йорт иясе һәм башка персонажлар белән очраша. Әсәрдәге Апушның тылсымлы төшләре киләчәктә татар әдәбиятының алтын мирасына әвереләчәк бөек Тукай әкиятләренең башлангычы.
Спектакльне Казан шәһәре Мэры Илсур Метшин, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов, Татарстан Президенты каршындагы мәдәниятне үстерү фонды җитәкчесе Нурия Хашимова, Татарстанның мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин, Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова тамаша кылды.
Искәртеп үтик, февраль ахырында студиягә кастинг оештырылды. Март-апрель айларында, укучыларны кече һәм урта яшь төркемнәренә бүлеп, дәресләр алып барылды. Студия шәкертләре актерлык осталыгы, сәхнә хәрәкәте, сәхнә теле, вокал буенча атнага өч көн шөгыльләнде. Спектакльгә әзерлек бер ай дәвам итте.
«Апуш»та балаларны тәҗрибәле остазлар – Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры балетмейстеры, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Сәлимә Әминова, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты Резеда Сәлахова, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре, Г.Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрының вокал буенча педагогы Лилия Зәйнуллина укытты. Студия җитәкчесе, актерлык осталыгы укытучысы, спектакльнең режиссеры – Алия Фәйзрахманова.
«Репетицияләр эзләнү формасында барды. Образлар балаларның үзенчәлекләренә нигезләнеп табылды. Укучыларның төп эше шушы режимга керү, эшләү мөмкинлекләрен киңәйтү иде. Хәер, спектакль уйнаудан тыш «Апуш» шәкертләренең төркемдә һәрберсенең үз йөкләмәсе булды. Мисал өчен, Рифнур Нәҗмиев декорация цехы өчен җаваплы, Зәринә Галиева – грим, парик цехы өчен, Сөмбел Фатыйхова – костюм цехы өчен, Энҗе Фатыйхова – режиссер ярдәмчесе», – ди «Апуш» студиясе җитәкчесе.
Резеда Сәлахова балаларның театрга игътибарын арттыруга ярдәм булуын бик озак көткән.
«Ниһаять, Казан Мэриясе тарафыннан шундый студия ачылды. Укучылар бирегә бик теләп йөри. Аларны, театр училищесындагы кебек, җитди рәвештә өйрәтәбез. Без – таләпчән укытучылар. Шәкертләр дә түгәрәккә генә караган кебек карамый, ә эшкә килгән сыман килә. Әле бу – юл башы гына. Балаларга өмет зур, алга таба тагын да камилләшербез, дип ышанам. Араларында Нәҗибә Ихсановалар, Әзһәр Шакировлар да булыр. Укучыларның һәрберсе дә сәләтле, үзенчәлекле. Иң мөһиме теләкләре сүнмәсен, күзләре янып торсын, теләк булганда барысына да ирешергә була», – ди педагог.
Спектакльдә төп рольне Әмир Исрафилов башкара. Ул Махсуслашкан уку-укыту-фәнни үзәге КИТТУ-КАИның Инженер лицей-интернатында белем ала. Студиягә йөри башлагач, аның актер булу теләге туган. Казанның 180нче гимназиясе укучысы, Су анасы ролен башкарган Зәринә Шакирҗанова шушы студия ярдәмендә татар телен бөтенләй белмәгән килеш өч ай эчендә телне аңларга һәм сөйләшергә өйрәнгән.
«Студиянең үзенчәлеге – дәресләрнең татар телендә алып барылуы. «Апуш» – ул мәгариф белән мәдәниятнең бергә атлавы: актерлык осталыгыннан тыш, дәресләрдә балалар сөйләм телен дә баета. Театрда эшләгән кеше буларак, хәтта профессиональ актерлар белән дә бер ай эчендә спектакль чыгару бик авыр икәнен яхшы аңлыйм. Ә биредә балалар атнага берничә көн генә шөгыльләнә иде. Студиянең җитәкчесе Алия Фәйзрахманова, чыннан да, «егет» икәнен дәлилләде, педагоглар белән эшне лаеклы башкарып чыкканнар. Әти-әниләрнең дә проектка битараф булмавы сөендерә. Эшебезнең кирәклеген аңлаулары өчен аларга да рәхмәтемне җиткерәм. Тәүге спектакль – безгә Казан Мэры, тамашачылар, әти-әниләр алдында зур имтихан», – диде Гүзәл Сәгыйтова.
Куелышка музыканы композитор Зөлфәт Вәлиуллин язды. Спектакльнең сценографы, костюмнар буенча рәссам – Казан сәнгать училищесы студенты, Г.Камал театрының баш рәссамы Сергей Скомороховның укучысы Анна Новикова. Тавыш режиссеры – Ильяс Фәйзрахманов, ут куючы рәссам – Дмитрий Солопов.
Тамашачылар «Апуш» студиясен аягүрә алкышлады. Спектакльдән соң Илсур Метшин, сәхнә артына кереп, балалар белән аралашты, аларның актерлык осталыгына югары бәя бирде. «Киләчәктә студияне Казанның һәр районындагы мәдәният йортында җәелдерү планлаштырыла», – диде Казан Мэры. Марат Әхмәтов әлеге балалар театр студиясенә зур өметләр баглавын ассызыклады. Студия остазларына һәм укучыларга Казан шәһәре Башкарма комитетының Мәдәният идарәсеннән рәхмәт хатлары тапшырылды.

Комментарийлар