Логотип Магариф уку
Цитата:

Арча районында #әдәбисабантуе гөрләячәк

15 нче июль көнне Арча шәһәре стадионында Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулу уңаеннан #ӘДӘБИСАБАНТУЕ  үткәреләчәк. Кайчандыр 30-35 финалисты булган #ӘДӘБИМАРАФОН проекты быел тулы бер стадион җ...

15 нче июль көнне Арча шәһәре стадионында Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулу уңаеннан #ӘДӘБИСАБАНТУЕ  үткәреләчәк. Кайчандыр 30-35 финалисты булган #ӘДӘБИМАРАФОН проекты быел тулы бер стадион җыячак, дип ышандыра проектның җитәкчесе Раил Гатауллин.
#ӘДӘБИСАБАНТУЕ дип исемләнгән бүләкләү тантанасына быел 3 меңнән артык кеше чакырылган.  Алар – XIV һәм XV Дөньякүләм #әдәбимарафон проекты финалистлары, V Россиякүләм #сәламәтиртә проекты финалистлары, II Россиякүләм #авылымгүзәллеге онлайн-проекты финалистлары.
Бәйрәм чарасы Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулу уңаеннан 15 нче июль көнне Арча шәһәре стадионында үткәреләчәк. Үзенчәлекле сабантуй күңелле, милли уеннарга бай булачак, ди оештыручылар. Әдәби Сабан туеннан соң кунакларны Габдулла Тукай музей комплексына (Яңа Кырлай авылы), Габдулла Тукай музеена (Кушлавыч авылы), Мөхәммәт Мәһдиев музеена (Гөберчәк авылы), «Казан арты» тарихи-этнографик музеена һәм "Әлифба" музеена (Арча шәһәре) сәяхәт  көтә.
Чарага мәртәбәле кунакларның да кайтуы көтелә. Республикабыз җитәкчелеге, ТР Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе әгъзалары, ТР Дәүләт Советы, ТР Министрлар Кабинеты, министрлыклар вәкилләре, журналистлар, күренекле татар шәхесләре, Казан шәһәре филармониясе җырчылары, татар театрлары артистлары һәм, әлбәттә, барлык татар язучылары бер урында җыелачак. Әдәби Сабан туенда Татарстан китап нәшрияты һәм башка татар нәшриятларының китапларын сату, язучылар өчен автограф-сессия үткәрү урыны һәм татар шәхесләре белән истәлеккә фотога төшү өчен фотозона оештырылачак.
Кыскача сабантуй программасы:
8:00-10:00 - #ӘДӘБИСАБАНТУЕ кунакларын каршы алу, кулъяулык җыю;
10:00-15:00 - #ӘДӘБИСАБАНТУЕ программасы (программа ахырына таба теләгән кешеләр өчен төшке аш ашау мөмкинлеге булдырылачак);
15:00-19:00 - Арча районының биш музеена һәм модель китапханәгә экскурсияләр (программа ахырына таба теләгән кешеләр өчен кичке аш ашау мөмкинлеге булдырылачак).
 

 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ