Логотип Магариф уку
Цитата:

Авырлыклардан курыкмаска кирәк

Мин үзем – үткән белән киләчәкне тоташтыручы буын вәкиле.

Утыз елга якын укытучылык хезмәтемдә йөзләрчә балаларга белем бирдем. “Дөрес тәрбия кыламмы икән?” – дип уйга калган вакытлар да юк түгел, чөнки бүгенге тормыш, вакыт белән узышып атлаучы җәмгыятебез искиткеч зур тизлектә киләчәккә омтыла. Нинди соң ул бүгенге көн авыл укытучысы? Әледән-әле үзгәреп торучы укыту программалары, дәреслекләр юллау, сәләтле балаларга юнәлеш бирү, авыр укучыларны аз булса да юньгә кертү өчен тырышу. Интернет көче җитмәгәндә, электрон журналлар белән азаплану, адым саен таләп ителүче фәнни-гамәли конференцияләр, конкурслар өчен язмалар әзерләү... Юк, зарлана дип, һич уйламагыз, боларның барысы да укучылар уңышын күргәч эри дә бетә. Вакытлар узып, кайчандыр синдә укып чыккан кайсы да булса берәү килеп рәхмәт әйтә икән, күңел сөенеп туялмый. Менә нинди ул укытучы.

Эш алымнарына килгәндә, соңгы елларда үз хезмәтләрен Ә.З.Рәхимовның “Иҗади үсеш технологиясе”нә корган күпсанлы әдәбият укытучылары тәҗрибәсенә таянып эшләдем, А.Г.Яхин программасын үз иттем. Укытучының да шактый эзләнүен, иҗади фикер йөртүен таләп итүче программа авторының: “Авырлыклардан курыкмаска кирәк. Авырлыкларны җиңә белү тормышта таяну ноктаңны табарга ярдәм итә,” – дигән сүзләрен истә тотам.

 Безнең урта мәктәпкә балалар якын-тирәдәге дүрт авылдан җыела. 5 нче сыйныфтагы беренче дәресемне төрле әсәрләргә карата ясалган рәсемнәр белән таныштырудан башлыйм. Соңрак дәреслек тышындагы, форзац битендәге рәсемнәрне өйрәнүгә күчәбез. Укучы уйлый, нәтиҗә ясый, фикерен әйтә. Шул рәвешле аларга бик якын таныш та, серле дә булган әдәбият дөньясына сәяхәт дәвам итә.

 Балаларның үз эшләренә контроль ясарга өйрәнүләренә баштагы дәресләрдә үк игътибар итәргә тырышам: әсәр эчтәлеге исендә калганмы, яңа төшенчәне кабатлый аламы, нинди нәтиҗәләр чыгарылды? Кызыклы, мавыктыргыч итеп оештырылган дәресләрдә бала акыл киеренкелеге таләп ителә торган ситуацияләргә эләгә һәм аңа сәләтен ачарга, үз-үзендә ышаныч булдырырга шартлар туа. Үзара бәхәсләшү, әңгәмә кору барышында алар аралашу культурасына өйрәнәләр, үзләрен иркен, ышанычлырак тота, тиешле сыйфатларына тәнкыйть күзлегеннән карап, кимчелекләрен бетерергә омтыла, үзбәяне дә объектив куя башлый.

 Матур әдәбият әсәрләрен өйрәнү процессында бала әсәрне никадәр тирәнрәк аңласа, аның хыял дөньясы шулкадәр киңәя. Нинди генә әсәр укысак та, андагыга охшаш вакыйга, күренеш, образларны үз тирәлегебездән эзлибез, чагыштырып, бәя бирәбез. Шигырьләрне хикәягә әйләндереп язу (һәм киресенчә), әсәрләргә иллюстрацияләр ясау да (өйгә ихтыяри эш буларак тәкъдим ителә) укучының әсәр эчтәлеген аңлау, хыял, хис дәрәҗәсен ачык күрсәтә. Мәсәлән, Г.Тукай әсәрләренә ясалган рәсемнәр – шуның дәлиле. Туң җирнең озын зәңгәр керфекләре астына яшеренгән күзләрен “күрү” (“Җир йокысы”), биек тау башына куелган бишекнең Ай белән Кояшны гына түгел (“Ай һәм Кояш”), дистәләгән йолдызларны да сыйдыра алуы бала күңеленең дә киңлеген, сафлыгын күрсәтмимени?!

Тел һәм әдәбият дәресләре дә, түгәрәкләр дә әдәпкә, гүзәллекне күрә белергә өйрәтә, хискә баета, әхлакый тәрбия бирә. Аларны ничек оештыру-үткәрү укытучының теләк-максатларыннан тора. Аның өчен иң мөһиме-белем сыйфаты, эшенең нәтиҗәлелеге. Ул, мөмкинлегенә, иҗади карашларына, укучылар ихтыяҗына карап, үз эш алымнарын булдыра. Бары шул очракта гына укучының фән белән кызыксынуы арта, ул иҗади фикерләүче шәхес булып формалаша.

Фәйрүзә Әхәт кызы Шәфигуллина, Татарстан Республикасы Минзәлә муниципаль районының “Рус урта гомуми белем мәктәбе” гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесенең югары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты  укытучысы 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    бик дөрес сүзләр, Фөйрүзә ханым! эшегездә очраган авырлыкларның нәтиҗәсе яхшы булуы максатыгызга ирешүне күрсәтә. алдагы эшегездә дә уңышлар телим! Автор: Лилия

    БАШКА ЯЗМАЛАР

    Ишетми калмагыз

    Аудиоязмалар

    • Гильм Камай

    • Җәлилнең якын дусты

    • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

    • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


    ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ