Логотип Магариф уку
Цитата:

Балалар бакчаларында цифрлаштыруның әһәмияте

Хәзерге вакытта әйләнә-тирәдәге цифрлы мохит кече яшьтән башлап, бала тормышының аерылгысыз өлешенә әверелде. Компьютер чаралары танып-белү, тикшеренү, уен эшчәнлеге процесслары замана балалары өчен к...

Хәзерге вакытта әйләнә-тирәдәге цифрлы мохит кече яшьтән башлап, бала тормышының аерылгысыз өлешенә әверелде. Компьютер чаралары танып-белү, тикшеренү, уен эшчәнлеге процесслары замана балалары өчен көндәлек, кызыклы шөгыль, яңа белемнәр һәм тәэсирләр алу өчен кулай ысул булып тора.
Балалар бакчасы эшчәнлегендә яңа педагогик технологияләрне уңышлы куллану өчен, белем бирү процессын цифрлаштыру зарурлыгы туды. 2020 елның апрель аенда пандемия башында бакчабызда район үзәгендәге барлык бакчаларга йөрүче балалар өчен дежур төркемнәр оештыргач, ата-аналар һәм педагоглар белән дистанцион аралашырга мәҗбүр булдык. Шушы вакытта ата-аналар белән интернет киңлекләрендә аралашуны җайга салу өчен төрле юлларын эзләдек.

Эшне заманча оештыру өчен белем бирү эшчәнлеген цифрлаштыру зарурлыгы килеп басты. Цифрлы педагогика үз эченә төрле цифрлы технологияләрне (компьютерлар, гаджетлар, программалар белән тәэмин итү һ.б.) ала һәм шуның нәтиҗәсендә белем бирүнең югары сыйфатын тәэмин итә.
Цифрлаштыру технологияләрен кертү өчен, безнең балалар бакчасында матди база җитәрлек. Бу темага безнең коллективта семинар практикумнар, мастер-класслар уздырдырылды, консультациялар оештырылды. Бакчабызда цифрлы лабораториясе булдырдырылды. Лабораториягә тупланган электрон ресурслар, интернет челтәре-занятиеләргә әзерләнергә бик уңайлы, яңа методикаларны өйрәнергә, күрсәтмә әсбаплар сайларга, белемнәрен камилләштерергә мөмкинлек бирә. Шулай итеп, мин мәктәпкәчә яшьтәге балаларга тәрбия һәм белем  бирүдә цифрлы технологиялар кертүне үземә максат итеп куйдым.
Эшчәнлегемә цифрлаштырылган мәгариф технологияләрен кертеп, беренче чиратта, тәрбия һәм белем бирү процессын активлаштырырга һәм индивидуальләштергә, белем бирүнең сыйфатын күтәрергә булышты, эшемне оптимальләштерү өчен мөмкинлекләр ачылды.
Моның өчен, әлбәттә, матди-техник чараларның булуы шарт. Безнең балалар бакчасында бу юнәлештә эш оештыру өчен түбәндәге техник-материаллар бар: интерактив такта, проекторлар, компьютерлар, рейбуклар, LEGO робототехникасы, “Мин дөньяны иҗат итәм” мультстудиясе, интерактив логопедик комплексы.
Үземнең педагогик эшчәнлегемдә түбәндәге цифрлы технологияләр кулланам:
– электрон документ-әйләнеш, педагогик документация;
– дистацион белем алуда, онлайн семинар-вебинарларда, видеоконференцияләрдә катнашам;
– педагогик аттестация үтәм;
– белем бирү эшчәнлегендә кулланам;
– онлайн бәйгеләрдә катнашам;
– балалар белән Zoom эшчәнлекләрдә катнашам;
– электрон методик лабораториямне, сайтымны булдырдым.
Белем бирү процессында мультимедиа-презентацияләр кулланам. Презентацияләр балалар белән аралашуны эмоциональ яктан кызыклы итәргә мөмкинлек бирә, искиткеч күрсәтмә әсбап һәм демонстрацион материал булып тора. Балалар бакчасы кысаларында күзәтү мөмкин булмаган моментларны күрү мөмкинлеге барлыкка килә, мәсәлән, үсемлекләр үсеше, планеталар әйләнеше, табигатьтә су әйләнеше һ. б.
Бакчабызда "Мин дөньяны иҗат итәм” дип исемләнгән мультистудия бар, аның махсус сәхнәсе, ел вакытларын чагылдыручы арткы бизәлешләре бар. Зурлар төркеме балалары белән “Мин дөньяны иҗат итәм” мультстудиясендә “Нәни мультипликаторлар” авторлык проекты буенча түгәрәк эш алып барам. 2022 ел Татарстанда цифрлаштыру елы дип игълан ителү дә безнең педагогик эшчәнлеккә яңа сулыш өрде. Төрле бәйгеләрдә катнашу мөмкинлеге туды. Балалар белән бергәләп төшергән иҗат эшебез, республика МультFest бәйгесенең район этабында 1 нче урын алы, республикага җибәрелде.
Балалар мультфильм төшерү эше белән бик тә мавыгып шөгыльләнәләр: башта әкият, хикәя яки шигырьнең эчтәлеге белән танышалар, әсәрдәге геройларны барлыйлар. Аларны үзара бүлешеп, төсле пластилиннардан персонажлар әвәлиләр.  Анимация принцибын аңлап, үз милли мультфильмнарын ясау өстендә эш алып барыла. Балалар фантазияне тулы күләмдә күрсәтә һәм, әкият сюжетларына кызыклы элементлар өстәп, үзләренең режиссерлык идеяләрен тормышка ашыралар. Мультфильм ясау өстендә эшләгән вакытта мәктәпкәчә яшьтәге балалар шулкадәр мавыгалар, бик күп һөнәр үзләштерәләр: бергәләп эшләргә, сөйләшергә, бер-берсенә колак салырга өйрәнәләр, сүзлек запасын баеталар, ә иң мөһиме – анимация ясап, бик күп ләззәт һәм тәҗрибә алалар. Мультфильмнарны ата-аналарга да тәкъдим итәбез.
   Балалар белән татарча әкиятләр, шигырьләр нигезендә мультфильмнар иҗат итәбез. Бу – балаларны татарча фикерләргә өйрәтә, милли мәдәният, йолалар белән танышуга этәрә. Шулай ук татар халкының тормышы, хайваннар дөньясы, дөньяны танып белү кебек темалар яктыртыла.
Шулай итеп, 2022 ел – Татарстанда Цифрлаштыру елы итеп игълан ителү мәктәпкәчә яшьтәге балаларга милли тәрбия бирүдә цифрлы технологиялар кертүгә, аның ярдәмендә педагогик процессны шактый баетырга, балаларның танып-белү процессларын үстерергә, күзаллауларын киңәйтергә, заманча җәмгыять тормышына җайлашкан иҗади шәхес тәрбияләргә этәргеч булды.
Хәзерге шартларда цифрлаштыру кирәклеге бәхәссез. Ләкин без аны мәктәпкәчә белем бирүдә куллану турында җитди уйларга тиеш. Технологияне “актуаль” булганга гына кулланып булмый. Балага нәрсә биргәнен җитди анализларга кирәк. Балалар белән эшләү өчен фәнни анализланган, татарча методик кулланмалар булса, эшебез тагын да җайланыр, ышанычлырак булыр иде.
Алисә Фәндәс кызы ВӘГЫЙЗОВА,

Актаныштагы 2 нче балалар бакчасы тәрбиячесе

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ