Логотип Магариф уку
Цитата:

Балаларга куркыныч яный: сколиоз

Татарстанда 10 баланың 8 е 1 – 2 нче  дәрәҗәдәге сколиоз белән авырый. Шулар арасында авыруны 3 – 4 нче дәрәҗәгә кадәр җиткерүчеләр дә бар.  Кызганыч ки, соңгы елларда балаларда умыртка бага...

Татарстанда 10 баланың 8 е 1 – 2 нче  дәрәҗәдәге сколиоз белән авырый. Шулар арасында авыруны 3 – 4 нче дәрәҗәгә кадәр җиткерүчеләр дә бар.  Кызганыч ки, соңгы елларда балаларда умыртка баганасы кәкрәюнең артуы күзәтелә. Аянычлы статистика турында шәһәр балалар хастаханәсенең табиб травматологы, ортопед Алия СИРАҖИЕВА сөйләде. Белгечтән сколиозның килеп чыгу сәбәп-
ләрен, аны булдырмау өчен нинди чаралар күрү кирәклеген ачыкладык.
Табиб аңлатуынча,  14 яшьтән 17 яшькә кадәр – балаларда сколиозның үсеш алган,  косметологик җитешсезлекләр күренә башлаган чор. Нәкъ шушы  яшь аралыгында балаларның сәламәтлегенә аеруча игътибар итәргә кирәк: баланың бер җилкәсе икенчесеннән түбәнрәк күренүе, иелгәндә бөкрелек пәйда булуы сколиоз башланганлыгын аңлата.
Алия Сираҗиева әңгәмәне мисалдан башлады: «Бервакыт төскә-биткә матур,  озын буйлы яшүсмер кызны кабул иттем. Медицина тикшерүе вакытында умырт-
ка баганасында, күкрәк читлегендә үзгәреш билгеләре күренде. Күптәннәнме бу синдә, ни өчен табибка  иртәрәк күренмәдең, әти-әниеңә ник әйтмәдең, дип сорыйм сырхаудан.  Әйе, күптәннән бар, игътибар бирмәдем, ди.
 Бүгенге балалар башка заман балаларыннан бик нык аерыла, башкача тәрбияләнә. Хәзерге буынга авыруга бармак аша карау, аны әти-әниләрдән яшерү кебек сыйфатлар хас. Алар фикереннән курку да бардыр. Иртәрәк әйтәсе иде, үзең гаеп-
ле дигән сүзләрне ишетәсе килмәү дә моңа сәбәптер. Бүген балалар күбесенчә чандыр гәүдәле, тән мускуллары йомшак, аларны ныгыту өстендә эшләмиләр. Физик эшне  дә өнәмиләр.  Андый балалар сколиозга тиз бирешә.  Күп вакытны планшет, компьютер, телефон белән үткәрү замана чиренә әверелде. Арканы  бөкрәеп утыру уңайлы бит».
Сколиоз – сәламәтлеккә сиздермичә генә үтеп керүче авыру.  Ул баланың гәүдә рәвешен  бозып кына калмый, умыртка баганасы һәм күкрәк читлегендә үзгәреш-
ләр китереп чыгара. Тора-бара инде организмның гомуми эшчәнлегенә тискәре йогынтысы сизеләчәк.
Сколиоз, ягъни умыртка баганасы кәкрәю сәбәбе ике төрле булырга мөмкин. Беренчесе тумыштан бирелә, икенчесе  яшәү чорында барлык-
ка килә. Кагыйдә буларак, тумыштан  булган әлеге авыру бала организмында Д витамины, кальций, нинди дә булса ферментлар җитмәү аркасында килеп чыга.  Белгеч сүзләренчә, портфельне җилкәнең бер ягында гына асып йөрү, яки бер кулда гына күтәрү авыруны китереп чыгарачак. Бусы инде яшәеш барышында барлыкка килгән авыру дип билгеләнә. Хәтта әниләрнең сабыйларын гәүдәнең бер ягында күтәреп йөртүе дә баланың гәүдәсе дөрес формалашмауга сәбәп булачак.
«Сколиоз – безнең илдә игътибар үзәгеннән төшеп калган авыруларның берсе. Бу теманы күтәрүегез дөрес,– дип, Алия Әбраровна әлеге авыруның  төрләрен санап китте һәм баланың дөрес утырмавы аркасында килеп чыккан куркыныч дәрәҗәдәге төренә аерым тукталды: –1 нче дәрәҗәдә – умыртка баганасы 10 градуска (кешедә ул сизелми, авырту синдромнары юк); 2 нче дәрәҗәдә 10 градустан 25 градуска, 3 нче дәрәҗә 25 градустан 50 градуска, 4  нче дәрәҗә 50 градус һәм аннан күбрәк градуска кәкрәя. Авыруның башлангыч этапларында авырту билгеләре күренми диярлек. Әмма соңгы этапларында ашыгыч дәвалану чаралары күрергә кирәк булачак, чөнки ул хәлгә төшкәндә авырту синдромы көчәя:  йөрәк-кан тамырлары, сулыш системасы белән проблемалар, күкрәк читлегендә нәкъ менә йөрәк ягыннан кискен авыртулар барлыкка килә», – дип кисәтте белгеч.
Вакытында балага физиотерапия узарга, массаж алырга, ДФК (дәвалау физкультурасы) белән шөгыльләнергә кирәк. Баланы йөзү түгәрәгенә бирү, аны чаңгыда шуарга гадәтләндерү сәламәтлекне тернәкләндерүгә уңай йогынты ясаячак. Бу вакытта төрле мускуллар хәрәкәткә килеп, аларның  тукымасы ныгый. Шул  умыртка сөягенең кәкрелеген киметәчәк.
КЕМ ҖАВАПЛЫ?
Бала үзенең күп вакытын, көчен мәктәп дәресләренә сарыф итә. Совет заманында укытучылар парта белән гәүдә арасы йодрык сыярлык ераклыкта булырга,  арка гел туры торырга, терсәкләр өстәлгә куелырга кирәклеген һәрвакыт искә төшереп тордылар. Башлангыч сыйныф укучылары белән дәрес башланыр алдыннан күңел ачу рәвешендә биш минутлык физик күнегүләр уздырыла иде. Хәзер дә бардыр, анысы. Алия Сираҗиева фикеренчә, өлкәнрәк сыйныфларда укучы балаларның сәламәтлегенә игътибар бөтенләй дә  аксый.  Беренче планда – өлгереш, билге артыннан куу, уку-укыту сыйфаты тора. Мәктәптә бала белән ниләр булганы бары укытучыга гына билгеле, мәктәп тормышына әти-әни катнаша алмый.  Балаларның үз-үзен тотышын, парта артында дөрес итеп утыруларын укытучылар, сыйныф җитәкчесе күзәтергә тиеш. Гәүдәне матур тоту күнекмәләренә күз йомсак, кагыйдәләрне үтәмәсәк, теге яки бу яшьтә, иртәме-соңмы, сколиоз хасил булачак.
 ТР Санитар эпидемиологик күзәтчелек идарәсе мәгълүматларына караганда,  соңгы елларда уку җиһазларын алыштыру буенча бик күп максатчан эш башкарылган. 2021 елда тикшерү нәтиҗәләре буенча, Татарстанның 38 районында (86,8 %) мәктәп җиһазлары СанПиН таләпләренә тулысынча туры килә. Ә менә Мөслим, Чистай, Минзәлә, Тукай районнарында, Чаллы, Әлмәт, Бөгелмә шәһәрләрендә шактый мәктәп  СанПиН нормалары буенча җиһазландыруга мохтаҗ.
Табибка: «Вакытында игътибар итмәгән очракта, баланың сәламәтлегенә нинди куркыныч яный?» – дип, чираттагы соравымны юллыйм.
«Алда әйткәнемчә, иң беренче йөрәк-кан тамырлары авырулары күзәтелә, балага сулыш җитмәү яный. Сколиоз белән авыручы башка балалар кебек йөгерә, сикерә алмый, хәрәкәтләре чикләнә. Аның сөяк системасына да зыян килергә мөмкин. Кешедә төп  авырлык, йөк умыртка баганасына төшә бит. Умыртка баганасы – безнең таяныч. Без озак йөргән очракта, беренче чиратта аяклар да, куллар да армый, ә умыртка баганасы авырлыкны сизә.  Әгәр дә балагызның гәүдә тотышына битараф булсагыз, белеп торыгыз, моның өчен иң беренче чиратта сез җаваплы. Бала сәламәтлеген ата-ана кайгырта, дип аңлатабыз сырхауларның әти-әниләренә. Әти-әни авыруның куркыныч икәнен аңламаса, балага аңлатуның мәгънәсе юк».
Ел саен медицина тикшерүен узу һәркемгә фарыз.  Бала мәктәпкә кергәч, терәк-хәрәкәт аппараты ягыннан медицина тикшерүе үткәрелә башлый. Табиблар иң элек аның аркасына, аякларына игътибар итә. Әти-әниләргә өй шартларында балада сколиоз бармы-юкмы икәнен нинди билгеләр аша чамаларга була? «Җилкәләр алдан да, арттан да бер дәрәҗәдә тигез булырга тиеш, — дип билгеләп үтте Алия Әбраровна. — Бала иелгәндә, аның бер як җилкәсе югарырак булса, бу – тайпылыш дигән сүз. Билгеле, сколиозның беренче дәрәҗәсе бөтен кешедә дә бар. Башка катлаулырак дәрәҗәләргә җиткермәскә тырышырга кирәк.  2 нче яки 3 нче дәрәҗәдәге сколиоз вакытында  тын алу авырлаша, күкрәк читлеге авырта, кайчакта сулаганда гыжлау сизелә. Умыртка баганасының ул дәрәҗәдәге кәкрәюе күзәтелгәндә, амбулатория шартларында консерватив дәвалану узарга туры киләчәк. Ата-ана, санап үтелгән симптомнарны күргән мәлдә,  баланы яшәү урыны буенча травматологка, ортопедка алып барырга тиеш.  Профилактика өйдән башлана: баланың йоклау, дәрес әзерләү урынын аның сәламәтлегенә җайлаштыру шарт. Мат-
рас уртача катылыкта, бик йомшак булмаска тиеш.   Аның, ятканда, тән белән бер тигезлектә калганы  яхшырак. Зур яки артык кечкенә мендәр сәламәтлеккә зыянлы. Мин, мәсәлән,  латекстан ясалган ортопедик мендәр киңәш итәр идем. Андый мендәр, ятканда,   баш һәм муен формасын үзе җайлый, аңа түбәнрәк төшәргә дә, калкурак ятарга да ирек бирми. Өстәлне дөрес итеп сайлап алу мөһим, ул кабыргага терәлергә тиеш. Яктылык уңайлы көйләнмәсә, бала утка яраклашырга тырышып, гәүдә торышын бозачак».
 МӘКТӘП СУМКАСЫН БЕЛЕП САЙЛЫЙБЫЗМЫ?
Мөмкинлеге булган кешеләргә ортопедик рюкзаклар  тәкъдим ителә. Табиб фикеренчә, аларның пенопласт белән тутырылган киң элмәкләре  авырлыкны арка түгел, җилкә күтәрерлек итеп эшләнгән. Шул сәбәпле, баланың гәүдә төзелеше бозылмый. Аны алыргамы-юкмы – ата-ана үзе хәл итә. Балада сколиоз башлангач кына,  мондый рюкзакны алуның файдасы юк. Гадәти сумкаларны бәясенә карап түгел, уңайлыгына карап сайларга кирәк. Уңайсыз сумкадан арка тиз арый, шуңа бала аны бер җилкәдән икенчесенә күчереп йөртергә мәҗбүр була. Әгәр дә авырлык умыртка баганасының бозылуына китерә икән, андый  рюкзакны асып йөрү, гомумән,  тыела. Мәктәп  сумкалары баланың гәүдә озынлыгына карап алына, ул  билдән түбән тормаска тиеш. Сумкада ике бүленеш булып, аның дөрес итеп тутырылуы да  зарури, дип киңәш итә табиб.
 
СӘЛАМӘТЛЕКТӘН КАЧУ
Татарстан мәктәпләрендә  сколиозга ни дәрәҗәдә игътибар бирелә һәм аның белән  авыртучылар саны күпме? Шушы сорауга ачыклык кертү максатыннан  мәктәп шәфкать туташларына мөрәҗәгать иттем. Башкалабызның 175 нче  мәктәбендә шәфкать туташы булып эшләгән Лилия Маракшина  бу сорауга карата үз фикерен болай дип җиткерде:
– Авыртучылар саны югары дәрәҗәдә. Күбесе башлангыч формада. Мәктәпләрдә физик күнегүләр тиешле күләмдә ясалмый, чөнки сораучы, таләп итүче юк. Юкса сколиоз  барлыкка килмәсен өчен, махсус күнегүләр бар. Медицина таләп-
ләре буенча, 10 яшьтә балалар мәҗбүри рәвештә медицина тикшерүе узарга тиеш. Башлангыч мәктәптә уку нәтиҗәләре  умыртка баганасына нинди йогынты ясаган – шул тикшерү вакытында ачыклана. 15 яшь тулганнан соң,  балаларны һәр елны тикшерәбез. Кызганыч,  укучыларның биштән бере медицина тикшерүен узуга килми. Соңыннан  нишләп вакытында игътибар итмәдек, ни өчен шулай булды дигән сорауларга җавап эзләгәнче, авыруны вакытында ачыкларга  кирәк. Күкрәк читлеге сөякләрендә проблема башлану башка төр авырулар китереп чыгара бит. Шуларның берсе– балаларның кан басымы күтәрелү. Башлангыч сыйныф  укучылары дөрес рюкзак киеп йөрсәләр дә, өлкән сыйныф укучылары, мода артыннан куып, бер җилкәгә генә асыла торган сумкалар белән йөриләр.
Аның сүзләренә караганда, ул эшләгән мәктәптә балаларның 6 процентында буй-сын бозылу очраклары бар: 5,4 процентында – 1 нче дәрәҗә, 1,9 процентында – 2 нче һәм 3  нче дәрәҗә сколиоз.
 Шәфкать туташын тагы бер мәсьәлә уйландыра: сколиоз дигән диагноз куелса да, авыручылар исәпкә дә алынмый, балалар хастаханәгә тикшерү үтәргә, реабилитациягә, профилактикага чакырылмый. Авыручы бала кирәкле дәвалану, тернәкләнү узмый.
Кукмара районының  Пычак авылы урта мәктәбендә Әсән-Елга, Арпаяз, Пычак авылларыннан  укучы балаларның сәламәтлеген барлап-күзәтеп торучы Гөлирә Мөхәммәтова, сколиоз белән авыручы балалар юк бездә, дип белдерде. «Һәрхәлдә, минем  җаваплылыкта булган 51 балада мондый авыру күзәтелми. Авылда балаларның сәламәтлегенә җитди караш, һәр бала күз уңында, дөрес утырмаган очракта, укытучы шунда ук төзәтеп куя», – диде ул.
Элеккеге заманнардагы  кебек, авыр сумкалар күтәреп, ерак юлларда йөрми балалар, күбесен әти-әниләре мәктәпкә кадәр машина белән илтеп куя. Медицина тикшеренүен узмаган бала мәктәпкә, гомумән, укырга кертелергә тиеш түгел, дип саный Гөлирә Зөфәровна. Аның күзәтүендә булган мәктәптә СанПиН кагыйдәләре үтәлә, тиешле күнегүләр ясала.
Шушы ук сорау белән Тәтеш районы Олы Тархан урта мәктәбенең шәфкать туташына шалтыраттык. «Сезне нинди сорау борчый, соравыгызга үзем җавап бирә алам», –  дип, телефон трубкасын мәктәп директоры алды. Расих Шагаевның сколиоз авыруына карата үз фикере: «Авыл җирендә бала хезмәт белән тәрбияләнеп үсә, хәрәкәт җитәрлек. Шуңа күрә авыл балалары бу авыруга азрак дучар була. Авылыбыз-
ның озынлыгы өч километр тәшкил итә. Бала авыр сумкасын күтәреп җәяү бара, кайта. Иртән торып терлек карый, кич кайткач, әти-әнисенә кабат терлек караша. Балага 3 кг нан артык күтәрергә ярамаса да, ул чиләк белән су да күтәрә, карын да көри, капчык белән бәрәңгесен дә ташый. СанПиН нормалары буенча гына яшәп буламы авылда? Тугачтын да баланы,  гәүдәсе матур, төз булып үссен өчен, биләүләп куялар, мәктәпкә барганчы ук, баланың гәүдә төзелешен ата-ана формалаштыра. Элеккеге парталар яхшырак иде дип уйлыйм. Бездә технология дәресе кысаларында «Мода театры» түгәрәге эшли. Анда мин балаларны матур йөрер-
гә, басып торырга,  гәүдәне матур тотарга өйрәтәм. Элек тә, хәзер дә укытучылар күнегүләр ясата. Укытучыларның дәресе көн дә, балалар,  дөрес итеп утырабыз, дип башлана. Билгеле, укучының парта артында ничек утыруына укытучы гына игътибар итеп бетерә алмый. Ул дәрес алып барсынмы, һәр баланың дөрес утырышын күзәтсенме?»
Сколиоз кебек хәйләкәр авыру үзеннән-үзе барлыкка килми, билгеле. Бу очракта  СанПиН кагыйдәләрен үтәмәгән укытучынымы,   ата-ананымы, тиешле җиһаз белән тәэмин итмәгән мәктәп директорынмы, исәпкә куймаган шәфкать туташларын, савыктыруга чакырмаган табибларнымы, сүз тыңламаган баланы гаепләргәме? Бу мәсьәлә һәр як тарафыннан игътибар үзәгенә алынсын иде.
 
Таңсылу ГАБИДУЛЛИНА
 
 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ