Логотип Магариф уку
Цитата:

Балтач укучылары умартачылык һөнәренә өйрәнә

Балтач районының Бөрбаш авылы мәктәбендә укучыларны умартачылык һөнәре серләренә төшендерә башлаганнар. Бу эшкә әлеге мәктәпнең технология һәм физик тәрбия укытучысы Рим Әкбәров алынган. Ул үзе д...

Балтач районының Бөрбаш авылы мәктәбендә укучыларны умартачылык һөнәре серләренә төшендерә башлаганнар. Бу эшкә әлеге мәктәпнең технология һәм физик тәрбия укытучысы Рим Әкбәров алынган. 

Ул үзе дә шушы авылда туып үскән. "Нәселебездә элек-электән бу һөнәр белән шөгыльләнгәннәр. Бабам сугыштан яраланып кайткач, авылның умарталыгын карау аның өстендә булган. Умарта тоту элек бик дәрәҗәле һөнәр саналган. Кызганыч, хәзер авыл җирлегендә кортчылык белән шөгыльләнүчеләр кими бара. Шуңа да районда аграр класслар ачылгач, бу эшкә бик теләп алындым. Биредә без укучыларны умарта кортларын ничек асрарга, ничек үрчетергә, алардан нинди продукцияләр алып булганлыгын, төрле инвентарьлардан ничек файдаланырга өйрәтәбез. Узган ел Җәлил хәзрәт Фазлыев, балаларга шөгыльләнергә уңай булсын өчен, Германиядән чакмый торган кортлар кайтарткан иде. Әмма бу төр кортларга кыш чыгу уңайсызрак. Әгәр кечкенәдән бала күңеленә салсаң, ул кызыксынып китеп, үскәч нәкъ менә шушы һөнәрне сайларга мөмкин", – дип сөйли ул.
2016  елдан бирле Балтач районында BaltasiJuniorSkils бәйгесе үткәрелеп килә. Әлеге ярышлар белән берлектә, 2019/2020  уку елында "Агротехник юнәлеш" проекты башланып китә. Аның нигезендә мәктәп базаларында агроюнәлешләр буенча берләшмәләр ачылды. Проектның максаты булып, укучыларны билгеле бер һөнәр сайлап алу һәм әзерләү генә түгел, аларда авыл хуҗалыгына хезмәткә уңай мөнәсәбәт һәм үз җирлегенә кирәкле шәхес әзерләү.
Фәния Лотфуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ