Логотип Магариф уку
Цитата:

Бар гомерен әтисенең васыятен үтәүгә багышлады

«Күңелемдә күпме җылылык бар – барысын Сезгә бирәм, Кешеләр!» дигән сүзләре белән башланып китте танылган язучы-эзтабар Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, «Абруйлы исем» номинац...

«Күңелемдә күпме җылылык бар – барысын Сезгә бирәм, Кешеләр!» дигән сүзләре белән башланып китте танылган язучы-эзтабар Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, «Абруйлы исем» номинациясендә «Бәллүр каләм» иясе, Россия Федерациясенең М.Ломоносов исемендәге премиясе һәм Х.Ямашев, Ш.Маннур, С.Кәримуллин исемендәге премияләр лауреаты Шаһинур Әхмәтсафа улы Мостафинның туган көне  уңаеннан үткәрелгән мәктәпкүләм чара. Урта Кирмән урта мәктәбенең педагог-оештыручы Раилә Илгиз кызы Мәрданова укучыларны Шаһинур Мостафинның тормыш юлы, гаиләсе һәм иҗаты турында танышуны экранда барган презентация белән үреп алып барды.

1948 елның 12 февралендә Мамадыш районының Арташ авылында туган якташыбыз Шаһинур абый Мостафин ватанпәрвәрлек темасына аеруча мул һәм нәтиҗәле иҗат итте. Тынгысыз җанлы эзтабар әдип буларак, ул – Бөек Ватан сугышы елларында хәбәрсез югалган, батырлыклары билгеле булмаган бихисап шәһит каһарманнарыбызны ачыклап, аларның кылган батырлыкларын, якты исемнәрен хәзерге һәм киләчәк буыннар хәтеренә җиткерү юнәлешендә  армый-талмый эшләде. 2000 елда татар һәм рус телләрендә дөнья күргән «Батырлар китабы –книга Героев»,  2004 елда басылган «Хәтер яктысы»  дигән документаль-публицистик язмалар китабы – шуның ачык мисалы. Әтисе Әхмәтсафа Мостафинның изге васыяте шундый була: «Билгесез батырларны эзләвеңне киләчәктә дә дәвам ит, улым!» Әйе, әтисенең васыятен үтәүне Шаһинур абый   гомеренең соңгы көненә кадәр дәвам иттерде.



 
Шулай ук укучылар Шаһинур абыйның «Җирдә елмаюлар күбәйсен» шигырьләр җыентыгыннан бик күп шигырьләрен яттан сөйләделәр. Мәктәбебез коридорына  аның китапларыннан торган күргәзмә стендка куелды.
Авылдаш популяр артистыбыз Гөлсирин Абдуллина башкаруында Шаһинур абый Мостафин сүзләренә язылган «Килермен мин» җыры яңгырады. Аннары бу җырның язылу тарихы белән мәктәбебезнең тарих укытучысы Ринат Миңнегаян улы Хәйруллин таныштырып үтте.

Кеше яшәгәндә, батырлыклар туа торачак. Шул батырлыкларны күрә белү, мәңгеләштерү өчен безнең Шаһинур Әхмәтсафа улы Мостафинның эшен дәвам иттерүче әдипләребез дә, язучыларыбыз да кирәк. Батырлык – мәңгелек тема! Җир шары булганда, батырлык яшәячәк! Яшәсен матурлык һәм батырлык!
Илнур ШАКИРҖАНОВ,

Мамадыш районы Урта Кирмән урта мәктәбе укытучысы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ