Логотип Магариф уку
Цитата:

Беренче сыйныфлар 7 меңгә арткан

Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының гомуми белем бирү идарәсе башлыгы Татьяна Алексеева "Татар-информ" матбугат конференциясендә хәбәр итте. Эш шунда ки, биш ел эчендә Әлмәт районында беренче с...

Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының гомуми белем бирү идарәсе башлыгы Татьяна Алексеева "Татар-информ" матбугат конференциясендә хәбәр итте. Эш шунда ки, биш ел эчендә Әлмәт районында беренче сыйныф укучылары саны ике тапкырга диярлек арткан һәм 3,5 тапкыр Питрәч районында. "Шуңа күрә бездә нәкъ менә шушы районнарда балаларның беренче сыйныфка керүе белән бәйле сораулар туа да", – дип билгеләде Алексеева.
Аның сүзләренә караганда, мәктәпләрдә урын җитмәү проблемасын хәл итү өчен, республикада яңа гомуми белем бирү оешмалары төзелә. Аерым алганда, төзелеш «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы, «Мәгариф» илкүләм  проекты буенча бара. Узган ел Татарстанда 11 мәктәп төзелгән, 7,5 меңнән артык урын булдырылган. Төзелешкә федераль һәм республика бюджетларыннан 12 млрд сумнан артык акча тотылган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ