Логотип Магариф уку
Цитата:

"Беренче укытучы" конкурсы

Республиканы "Беренче укытучы" конкурсы финалында Тихонова Юлия тәкъдим итәчәкБашлангыч сыйныф укытучылары өчен «Беренче укытучы» беренче Бөтенроссия конкурсы финалистлары билгеләнде. Сайлап алу финал...

Республиканы "Беренче укытучы" конкурсы финалында Тихонова Юлия тәкъдим итәчәк


Башлангыч сыйныф укытучылары өчен «Беренче укытучы» беренче Бөтенроссия конкурсы финалистлары билгеләнде. Сайлап алу финалының икенче туры нәтиҗәләре буенча, ул онлайн-форматта 5–30 июньдә узды, жюри финалга  30 педагогны сайлады.  Конкурс сынаулары Мәскәүдә 29 сентябрьдән 5 октябрьгә кадәр узачак һәм ике турдан торачак.
Беренче тур – уку предметы буенча "Ачык дәрес". Дәресләр оештыру комитеты раслаган гомуми белем бирү оешмасында узачак. Әлеге конкурс сынаулары нәтиҗәләре буенча җиде лауреат билгеләнә.
Икенче тур – конкурс лауреатлары өчен “Матбугат конференциясе”. Финалистларга укучы, студентлар, ата-аналар, һөнәри, мәдәни җәмәгатьчелек һәм ММЧ вәкилләре сорауларына җавап бирергә кирәк булачак. «Матбугат конференциясе» нәтиҗәләре буенча конкурста җиңүче билгеләнәчәк.
Конкурс финалистлары исемлеге белән сылтама буенча танышырга мөмкин.
Җиңүченең исеме 5 октябрьдә билгеле булачак, аны тантаналы рәвештә Укытучылар көнен бәйрәм итү кысаларында игълан итәчәкләр.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ