Логотип Магариф уку
Цитата:

Беренчеләр арта, тик авылларда түгел

Быел 1 сентябрьдә Татарстанда барлыгы 57 меңнән артык бала беренче сыйныфка укырга керергә тиеш. Сөенечкә диикме, соңгы елларда республика буенча беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап керүче балалар с...

Быел 1 сентябрьдә Татарстанда барлыгы 57 меңнән артык бала беренче сыйныфка укырга керергә тиеш. Сөенечкә диикме, соңгы елларда республика буенча беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап керүче балалар саны артуга бара. Әйтик, быелгы уку елында беренче сыйныфка керүче балаларның саны 2018 елдагыга караганда 7 мең укучыга күбрәк. Тик арту-кимү күрсәткечләре төрле районда төрлечә. Әйтик, соңгы биш елда Әлмәт районында беренче  сыйныфка керүчеләрнең саны ике тапкырга, ә Питрәч районында хәтта өч ярым тапкырга күбрәк. Бу исә  аерым төбәкләрдә укучыларны мәктәпкә алуда кыенлыклар китереп чыгара да. Әйтик,  быел Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы 1 гыйнвардан бирле бүгенге көнгә кадәр беренче сыйныфка керү буенча ата-аналардан 500 дән артык мөрәҗәгать  алган.  Икенче дулкында, ягъни 6 июльдән соң, 130 гариза килгән, алары да буш урыннар булмауга бәйле. Мөрәҗәгатьләр Питрәч, Әлмәт, Лаеш районнарыннан аеруча күп кабул ителгән. Аерым алганда, Питрәч районыннан мәктәпкә кабул итүдән баш тарту турында 323 гариза килгән, шул исәптән 176 очрак беренче сыйныфка алуга кагылган.
Шәһәрләрдә яки шәһәр яны бистәләрендә беренче сыйныфка керүчеләрне мәктәпләргә беркетүдә кыенлыклар туса да, күпчелек авыл мәктәпләрендә быел беренче сыйныфка керүче балаларның саны берән-сәрән генә. Таныш-белешләремнең кайсына гына шалтыратсам да, шундыйрак аянычлы җавап ишеттем. Әйтик, Балык Бистәсе районының Яңа Арыш мәктәбенә быел беренче сыйныфка нибары ике бала керәчәк. Узган ел дүртәү булган. Шул ук районның Югары Тегермәнлек мәктәбендә исә быел да узган елдагы шикелле, беренче сыйныф баласы бердән артмаячак. Мамадыш районының Урта Кирмән мәктәбендә узган ел беренче сыйныфка керүче бала бөтенләй булмаган, быел әле берәү булыр төсле.
Баласы булмагач, мәктәбе булмас, мәктәбе ябылгач, тора-бара авылының  да юкка чыгуы бик тә ихтимал. Күп чыгымнар тотып төзелгән хоккей мәйданчыклары, ял парклары гына авылларыбызны саклап кала алырмы соң? Уйланырга җирлек бар...
Таһир САБИРҖАНОВ
 
 
 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ