Логотип Магариф уку
Цитата:

Бөгелмә шәһәрендә «Милли моң» Россиякүләм мөнәҗәтләр фестивале үткәрелә

Бөгелмәдә Татар мәдәнияте үзәгендә «Милли моң» Россиякүләм мөнәҗәтләр фестивале уза. Быелгы фестиваль Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына багышлап үткәрелә. Бәйгене Татар...

Бөгелмәдә Татар мәдәнияте үзәгендә «Милли моң» Россиякүләм мөнәҗәтләр фестивале уза. Быелгы фестиваль Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына багышлап үткәрелә. Бәйгене Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте, Бөгелмә мөхтәсибәте, Бөгелмә шәһәренең Татар мәдәнияте үзәге оештыра. Бу хакта Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Мөнәҗәтләр башкару фестивале халык арасында татар-мөселман традицияләрен популярлаштыру, татар телен һәм милли-мәдәни мирасны барлау, саклау, үстерү, Россиянең төрле төбәкләрендә яшәүчеләр арасында дуслык җепләрен ныгыту максатыннан оештырыла. 
Быел мөнәҗәт фестивалендә катнашу теләген белдереп, 200дән артык башкаручыдан гаризалар килде. Фестивальнең Мәүлид аенда узуын да билгеләп үтәргә кирәк.
Конкурста катнашу өчен җиде яшьтән һәм аннан өлкәнрәк башкаручылар чакырылды. Башкаручылар осталыкларын «Соло» һәм «Ансамбльләр» номинацияләрендә күрсәтәчәк. Жюри аларның башкару осталыгына, образлы эчтәлекне эмоциональ яктан бирә белүгә, ачык дикция һәм аһәңле яңгырашка, интонациягә, репертуарга, сәхнә костюмының ислам кануннарына туры килүенә һ.б. игътибар итәчәк. Фестивальдә җиңүчеләр кыйммәтле бүләкләр, ә һәр солист һәм ансамбль бәйгедә катнашу хакында сертификат алачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ