Логотип Магариф уку
Цитата:

Боз өстендә сак булыгыз!

«Көзге боз көзге калынлыгы булса да ышан...» дигән халык мәкаленә иртә көзләрдә бер дә ышанасы килми. Табигатьтә берничә көн түбән температура сакланса, сулыкларны боз элпәсе каплый һәм магнит кебек ү...

«Көзге боз көзге калынлыгы булса да ышан...» дигән халык мәкаленә иртә көзләрдә бер дә ышанасы килми. Табигатьтә берничә көн түбән температура сакланса, сулыкларны боз элпәсе каплый һәм магнит кебек үзенә тартып та тора.
Кызганыч, кисәтү билгеләренә дә карамастан, гомерләрен куркыныч астына куючылар арабызда шактый күп. Кемдер урау юлын кыскартмакчы, кемдер балык тансыклаган...
Никадәр генә чаралар күрелсә дә, үлем-китем белән очрашып торабыз. Бигрәк тә балалар катнашында булган хәвеф-хәтәр йөрәкне әрнетә, җуелмас эз калдыра.
– Калынлыгы 7 см булганчы, бозга керү тыела. Машиналар өчен бозның калынлыгы 25 сантиметр булырга тиеш. Кагыйдә бозучыларга 1500 сумнан алып  2 мең сумга кадәр штраф салу каралган. Вазифаи затларга – 5000 – 7000 сум күләмендә, юридик затларга 50 меңнән 70 меңгә кадәр штраф түләтәчәкләр, – дип кисәтте бүген «Татар-информ» мәгълүмат үзәгендә булып узган матбугат конференциясендә Россиянең Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе җитәкчесе урынбасары Юрий Владимирович Венедиктов.
Махсус юл кичүләре булмаган урыннарда автомобиль белән бозга керү, гомумән, тыела. Бу очракта гражданнарга – 3 – 4,5 мең, вазифаи затларга – 8–12 мең, юридик затларга 200–400 мең штраф каралган. Штраф күләме зур гына күренсә дә, тәртип бозуларны гомер белән түләргә туры килмәсен иде!
Татарстанда узган еллардагыча быел да боз аша 4 юл кичүе кулланылышта булачак.  Болар:
Югары Ослан районында: Иске Аракчино-Югары Ослан;
– Яшел Үзән районында: Яшел Үзән–Түбән Карамалы торак пункты;
Мамадыш районында: Соколки авылы–Яңа Кама аръягы торак пункты;
Алабуга районында: Покровское авылы–Кызыл Чишмә торак пункты.
Көзге боз – көзгедән нечкә, диләр халыкта. Көзге-кышкы чорда сулыкларда куркынычсызлык кагыйдәләрен сакламау сәбәпле, боз белән ныклап капланып бетәргә өлгермәгән күлләр, сулыклар елның-елында фаҗигаләр урыны булып тора, шул исәптән балаларның гомере дә вакытсыз өзелә.
Ноябрь, декабрь аеның башлангыч чоры, ягъни дәвамлы салкыннар башланганчы, сулыклар һәр категория халык өчен иң хәтәр җирләрнең берсенә әйләнүен беркайчан да истән чыгарырга ярамый. Төнлә, һава температурасы тискәре күрсәткечләргә төшеп киткәндә, боз ныклы булып тоелса, көндезге кояш, һаваның дымланып торуы нәтиҗәсендә, су өслеге җылына һәм көзге боз ныклылыгын югалта. Шуңа күрә көннәр суытып җибәргәч тә, кармак салырга яратучы балыкчыларның сулыкларда аеруча сак булуы сорала. Көзге-язгы чорда боз астына китеп гомерләре өзелгән балыкчылар турында ел саен ишетелеп торган аянычлы хәбәрләрдән сабак ала белү дә кирәк.
Бу чорда ата-аналар балаларга карата да аеруча игътибарлы булсыннар иде. Көзге боз – кызыксынучан, шук балалар өчен иң хәтәр һәм фаҗигаләргә китерергә мөмкин булган урыннарның берсе. Сулыклар янында уйнарга, әлеге чорда сулыкларны турыга кисеп чыгарга ярамаганлыгын һәр ата-ана үз баласына көндәлек искә төшереп тору зыянлы булмас.
Таһир САБИРҖАНОВ
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ