Логотип Магариф уку
Цитата:

Бу ике ризыктан сак булыгыз!

Аларны куллануны сәламәт кешеләргә дә чикләргә кирәк.

Колбасада, шулай ук ак майда туендырылган (насыщенные) майлар бар. Аларны куллануны, кеше авыру булу-булмавына карамастан, чикләргә кирәк. Бу йөрәк-кан тамырлары системасы проблемаларын киметү өчен кирәк. Эндокринолог, диетолог Ольга Чухачева көненә күпме туендырылган майлар кулланырга мөмкинлеге турында сөйләде.

Аның сүзләренчә, колбасаны һәм ак майны көненә зур бармак күләмендә генә ашарга киңәш ителә. Бу рациондагы көндәлек калориянең 10 проценты. Әгәр дә артык күләмдә туендырылган майлар куллансак, йөрәк-кан тамырлары авырулары барлыкка килергә мөмкин.

Аның рационда булуын киметү өчен, майсыз ит, балык, диңгез ризыклары, кузаклылар, үсемлек майлары һәм төрле чикләвекләр ашарга мөмкин. Десертлар, татлы ризыклар, ысланган ит һәм колбасаны менюга кертмәү яхшырак булачак. Табиб билгеләп үткәнчә, организм өчен туендырылган майларны куллану кирәкми, чөнки алар мөстәкыйль рәвештә барлыкка килергә мөмкин.

— Рационда туендырылган майларсыз калу бик авыр: хәтта, “яхшы” майлар чыганагы дип санаган балык та әзер килеш 100 грамм ризыкка 1,5–2,5 грамм куе майларны үз эченә ала, — ди диетолог.

Чыганак: kiziltan.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ