Логотип Магариф уку
Цитата:

Буадагы М.Вахитов исемендәге гимназия 100 еллык юбилеен билгеләп үтте

Буа шәһәренең Мулланур Вахитов исемендәге гимназиясе үзенең 100 еллык юбилеен билгеләп үтте.Бүген гимназия үз укучыларын – чал чәчле аксакаллар, бәйрәмчә киенгән гүзәл хатын-кызлар, директорлар һәм эш...

Буа шәһәренең Мулланур Вахитов исемендәге гимназиясе үзенең 100 еллык юбилеен билгеләп үтте.
Бүген гимназия үз укучыларын – чал чәчле аксакаллар, бәйрәмчә киенгән гүзәл хатын-кызлар, директорлар һәм эшчеләр, медицина хезмәткәрләре һәм инженерлар, укытучылар һәм төзүчеләр, түрәләр һәм эшмәкәрләрне җыйды. Аларның туган, әмма инде шактый матурланган мәктәп бусагасын атлап, дулкынланулары күренеп тора иде.
Уку йорты коллективын, озак еллар биредә эшләгән мөгаллимнәрне Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары Энҗе Гыйззәтуллина, Дәүләт Советы депутаты Шакир Ягудин, Россиянең атказанган төзүчесе Ирек Закиров һәм төрле елларда шушы мәктәпне тәмамлаучы кунаклар тәбрикләде.


"Бүген без бу гимназиянең тарихына да күз салдык, бүгенгесе белән дә таныштык. 100 еллык дәвердә алар безнең республикабызга, илебезгә, татар милләтенә күпме мәшһүр шәхесләр бүләк иткәннәр. Әйтерсең бу коллективта эшләгән һәр җитәкче, һәр укытучы, безнең хөрмәтле мәгърифәтчебез Ризаэтдин Фәхретдиннең “Белем һәм тәрбияне ихласлык һәм мәхәббәт белән таратыгыз һәм аның уңышларын, файдалы җимешләрен үзегез үк җыярсыз” дигән сүзләрен шигарь итеп алганнар да, үзләре сайлаган юлларына тугры булып, шул юлдан тайпылмыйча, армый-талмый хезмәт куялар. Бүгенге катлаулы вазгыять шартларында да алар шушы сайлаган кыйблаларына тугры булып эшли бирәләр”, – дип сөйләде Энҗе Гыйззәтуллина.

100 ел – зур һәм кыйммәтле тәҗрибә. “Мәгариф” журналы редакциясе дә шушы бәйрәмдә яңгыраган матур теләкләргә кушыла һәм киләчәктә дә матур хезмәттәшлегебез дәвам итәр дип ышанып калабыз.






Фәния Лотфуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ