Логотип Магариф уку
Цитата:

Бүген – галимнәр бәйрәме

Бүген Татарстан Фәннәр академиясе бинасына аяк басуга академиянең гомуми еллык җыелышына дип адарынып килгән галимнәребезнең бер-берсен үзара: «Һөнәри бәйрәмебез белән!» – сәламләвен ишетү баштарак сә...

Бүген Татарстан Фәннәр академиясе бинасына аяк басуга академиянең гомуми еллык җыелышына дип адарынып килгән галимнәребезнең бер-берсен үзара: «Һөнәри бәйрәмебез белән!» – сәламләвен ишетү баштарак сәеррәк тоелган иде. Беренче карашка, академиябезнең узган елдагы эшчәнлеге йомгакларына багышланган форум үзе. Әмма көне галимнәребез өчен бәйрәмгә тиң шул! Мәгълүм булганча, 1999 елдан башлап, 8 февральдә Россия фәне көне буларак билгеләп үтелә. Утыз еллык тарихы булган Татарстан Фәннәр академиясе дә инде менә ничә еллардан бирле еллык отчёт җыелышларын 8 февраль– Россия фәне көнендә уздыруны гадәткә кертте. Бердән, күңелләрдә бәйрәм рухы хөкем сөрсә, икенчедән, башкарылган еллык эшкә төпле, тәнкыйтьчел ясау, киләчәктә фән үсеше офыкларын билгеләү өчен үзгә сәбәп тә.

Татарстан галимнәре, чын мәгънәсендә, СССР заманында да һәм хәзер дә Россия фәне үсешенең лидерлары санала. Алар илебезнең аеруча актуаль фәнни һәм халык хуҗалыгы өчен мөһим мәсьәләләрен хәл итүчеләрнең алгы сафында. Татарстан галимнәре физиканы, техниканы, югары молекуляр кушылмалар химиясен, нефть  химиясен, табигый кушылмаларны, туфрак белемен, үсемлекләр физиологиясен, зоология, медицина,татар теле һәм әдәбияты белемнәрен, Татарстан тарихын өйрәнү өлкәсендә күпкырлы максатчан эш алып бара. Бу хакта академиянең 2021 елдагы эшчәнлегенә багышланган отчёт җыелышында төп доклад белән чыккан Татарстан Фәннәр академиясе президенты Мәкъзүм Хәлимулла улы Сәлахов, шулай ук Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Хәйрулла улы Мөхәммәтшин да үз чыгышларында моңа аерым басым ясадылар, 2022 елда Татарстан галимнәре алдында тагын да киеренкерәк һәм колачлырак бурычлар торганлыгын искәрттеләр. Ни әйтсәң дә, быел – Татарстанда Цифрлаштыру елы. Ә инде фәнни-техник прогресс республикабыз икътисади үсешенең зарури шарты булып тора. Татарстанда 16 меңнән артык кеше хезмәт куя торган күпсанлы тикшеренү оешмалары гына эшли. Менә шуңа да алардан, санның тизрәк сыйфатка күчеп, Россия, дөньякүләм ачышлар ясауларына өмет багларга бик тә хаклыбыз. Татарстан галимнәренең интеллектуаль эшчәнлеге нәтиҗәләре кәгазьдә генә калмасын иде. Галимнәребезнең фәнни эшчәнлеген бәяләү үрнәге буларак, бүгенге еллык җыелышта Ф.Х.Мөхәммәтшин бер төркем фән эшлеклеләренә дәүләт бүләкләрен тапшырды.
Таһир САБИРҖАНОВ

Фото: ТР Дәүләт Советы

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ