Быел баланы мәктәпкә әзерләү очсызгарак төшә
Узган ел әти-әниләр балаларын мәктәпкә әзерләү өчен уртача 20 026 сум акча тоткан булса, быел әлеге сумма 26 процентка азрак - 14 810 сум тәшкил итә, дип хәбәр итә Бөтенроссия халык фикерен өйрәнү үз...
Узган ел әти-әниләр балаларын мәктәпкә әзерләү өчен уртача 20 026 сум акча тоткан булса, быел әлеге сумма 26 процентка азрак - 14 810 сум тәшкил итә, дип хәбәр итә Бөтенроссия халык фикерен өйрәнү үзәге.
2014 елда исә әлеге чыгымнар 13 628 сум булган.
Инде икенче ел рәттән “ирекле кертем”нең күләме кими бара: 2014 елда әлеге сумма 1 727 сум күләмендә булса, быел 716 сум тәшкил итә.
Традицион рәвештә иң күп акча киемнәргә һәм аяк киемнәре сатып алуга тотыла. 2015 елда әлеге сумма 7 191 сум тәшкил итсә, бу елны - уртача 5 931 сум.
Портфель якынча 2 000 сум, язу өчен кирәк-яраклар 1 968 сум тора.
Сыйныфны техник яктан җиһазландыру һәм башка мәктәп ихтыяҗларына әти-әниләр 1 214 сум акча тоткан.
Укытучыларга Белем көненә чәчәкләр һәм башка бүләкләр өчен якынча 920 сум акча әзерләгәннәр.
Комментарийлар