Логотип Магариф уку
Цитата:

Чит ил вәкилләре КФУның «Җәйге университет» проектында

Бу көннәрдә Казандагы «Җәйге университет»та дөньяның төрле кыйтгаларыннан җыйналган 300 дән артык кеше гыйлем эсти. Яше-карты дигәндәй: иң яшенә – 18, ә иң өлкән дигәненә 37 яшь. Әмма аларны бер теләк...

Бу көннәрдә Казандагы «Җәйге университет»та дөньяның төрле кыйтгаларыннан җыйналган 300 дән артык кеше гыйлем эсти. Яше-карты дигәндәй: иң яшенә – 18, ә иң өлкән дигәненә 37 яшь. Әмма аларны бер теләк, бер омтылыш берләштерә: җитмеш кат ишеткәнче бер кат үз күзләрең күреп, Татарстан, Казан, татар дөньясы белән мөмкин кадәр күбрәк танышу. Араларында Төркия, Мисыр, Куба, Алжир, Сүрия, Колумбия, Иран, Үзбәкстан, Казахстан, Белоруссиядән килгәннәр бар. Бер атна дәвамында алар төрле белемне камилләштерү чараларында катнашты, үз проектларын тәкъдим иттеләр, лекция-семинарлар эшендә катнаштылар. Алдагы атнада аларны кызыклы мәдәни программа көтә.
«Җәйге университет» Казан федераль университеты, Россиянең Фән һәм югары белем министрлыгы, «Социоцентр» федераль фәнни учреждениесе оештырды.
«Җәйге университет»та гыйлем эстәүчеләр Болгарда уздырылган «Яңарыш: заманча күзаллауда эпос» фестивале ачылышта катнаштылар, Зөя утрау-шәһәрчегендә, КФУның Алабуга институтында һәм Иннополис университетында булдылар.
Алдагы көннәрдә Казан университеты кунаклары сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның туган җире – Кушлавычта, Саба районындагы Лесхоз, Лаеш районындагы Сәмрук бистәләрендә булачаклар.
Курслар ахырында чит ил кунаклары «Җәйге университет» проекты эшендә катнашканлыкларын раслаган сертификатлар тапшырылачак.
Таһир САБИРҖАНОВ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ