Логотип Магариф уку
Цитата:

Чит илнекеләр КФУга тартыла

Бу көннәрдә вузларда кызу «урак өсте»: I курска кабул ителүчеләр ачыклана. Федераль статусы алганнан соң, КФУны чит ил яшьләре дә күбрәк үз итә башлады, Казанга килеп, анда югары белем алырга теләүчел...

Бу көннәрдә вузларда кызу «урак өсте»: I курска кабул ителүчеләр ачыклана. Федераль статусы алганнан соң, КФУны чит ил яшьләре дә күбрәк үз итә башлады, Казанга килеп, анда югары белем алырга теләүчеләр саны соңгы елларда сизелерлек артты. Әйтик, быелгы кабул итү кампаниясе чорында инде КФУда укырга дип 65 чит ил вәкиле булган 8 меңнән артык егет һәм кыздан гариза кабул ителгән. Әле бу соңгы чик түгел, чөнки кабул итү комиссиясе алардан гаризалар кабул итүне 20 августка кадәр дәвам итәчәк әле.
Иң күп гаризалар Төрекмәнстан, Иран, Кытай һәм Үзбәкстан яшьләреннән алынган. Африка һәм Латин Америкасы илләреннән дә абитуриентлар шактый. Чит ил абитуриентлары, гуманитар юнәлештән тыш, табигать фәннәре һәм техник фәннәр белән дә нык кызыксына.
Әйтергә кирәк, Казан федераль университетында укып, гыйлем эстәүче чит ил гражданнары санының елдан-ел артуы – уңай күренеш. Узган уку елында бу уку йортында дөньяның йөз иленнән 11 меңнән артык студент укыган иде. Чит илнекеләр бигрәк тә КФУның Идарә, икътисад һәм финанс, Филология һәм мәдәниятара багланышлар, фундаменталь медицина һәм биология институтларында, шулай ук Халыкара багланышлар институтында югары белем алуны хуп күрә.
Таһир САБИРҖАНОВ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ